Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
10 август 2021, 12:08

Мошенниклар “вакцина” ясый

Кеше йоклап киткәч, фатирын талап чыга

 Ак халат кигән мошенниклар кешеләрнең өйләренә кереп, вакцина ясыйбыз, дигән булып ниндидер препарат кадап йөри башлаган. Аферистлар, вакцина кадарга тәкъдим итеп, фатирдан-фатирга йөри яки шалтырата. Укол кадатырга поликлиникага барырга иренүчеләр моңа ризалаша да, дип яза prokazan.ru.

Зыян күрүчеләрнең әйтүенчә, мондый прививкадан соң алар йоклап киткән, ә бу вакытта мошенниклар аларның фатирын “чистарткан”. Ә инде кеше йокыга талмаса, бер өем документларга кул куеп утырган арада мошенниклар өеннән кыйммәтле әйберләрне җыеп чыгып киткән.

Исегезгә төшерәбез, "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша, поликлиникага шалтыратып язылып яки мобиль пунктларга мөрәҗәгать итеп кенә коронавирустан вакцинация ясатырга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/08/60420/ 

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: