– Һава торышы эйбәт. Нәтиҗәле эшләү өчен аяз көннең бер минутын да әрәм итмәскә тырышабыз. 317 гектарда чәчелгән сабан культураларының якынча йөз гектарын җыеп аласы бар. Ерак басулар калды. Күчеп йөрүгә вакыт сарыф ителә, өстәвенә җир һаман юеш, кайбер басуларга кереп булмый, – диде ул.
Фермер сүзләренә караганда, быел уңыш мул күренә. Арпаны һәр гектардан – 25, сабан бодаен 27 центнер суктырып алганнар. Игеннәр өсте каплаулы капиталь складка салынган.
– Җирләрен арендага тапшыручыларга берәр тонна иген бирәбез. Ашлык кирәк булмаса, пайчы ун мең сум акча ала. Ашлык алырга теләүчеләргә килограммын тугыз, күмәртәләп алучыларга алтышар сумнан сатабыз, – дип хәбәр итте Флүр Заһит улы.
Шушы көннәрдә фермер шикәр чөгендерен ала башларга уйлый. Бу культура 230 гектарда чәчелгән.
– Туфрак артык дымлану һәм тамырлары черү сәбәпле 30 гектар чөгендер һәлак булды. Бер гектардан якынча 470-500 центнер уңыш чыгар дип көтәбез, ун мең тонна татлы тамыр җыеп алырга уйлыйбыз. Чишмә һәм Раевка шикәр заводлары белән килешү төзелгән, – ди ул.
Хуҗа киләсе елда алыначак уңыш турында да онытмый.
– Шушы көннәрдә биш корпуслы сабан – «Kverneland» сатып алдым. Аны узган елда алган «Agropollo» тракторына тагып куйдык. Бик куәтле, яхшы техника, – ди ул.
Тракторчы Юлай Якупов шикәр чөгендере чәчү өчен бер сменада ун гектар җир сөрә. 300 гектар чамасы җир әзерләргә кирәк булачак. Алдан ук һәр гектарга 250 килограммнан азот, фосфор һәм калий ашламасы керткәннәр.
Хуҗа әйтүенчә, төзек техника басулардагы бөтен эш фронтын колачлый.
– Кыенлыклар бар, әлбәттә, әмма төшенкелеккә бирелмибез. Безнең девиз – бары тик алга! Киләчәккә өмет итеп яшибез һәм эшлибез, – ди фермер.