Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 ноябрь 2023, 12:50

Мул уңыш алуның нигезе

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов белән һава торышы көйсезлекләре, аграрчыларның тырышлыгы һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләштек.

Мул уңыш алуның нигезе
Мул уңыш алуның нигезе

Районда урып-җыю кампаниясенә һәм, гомумән, урак чорына йомгак ясалды.

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов белән һава торышы көйсезлекләре, аграрчыларның тырышлыгы һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләштек.

Быел язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк апрель урталарында ук башланды һәм аны кыска агротехник срокларда тәмамлауга ирештек.

Әйе, иң беренче сабан бодае һәм борчак чәчелде. Сабан ашлыклары 76,6 мең гектар мәйданны биләп торды. Чәчүне тәүгеләрдән булып «Нерал-Чишмә», «Башкир-агроинвест» һәм «Нурис» җәмгыятьләре тәмамлады. Бу хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы культураларыннан да мул уңыш алынды.

Быел агрометеорологик шартлар аграрчылар өчен бик үк кулай булмады. Кырау сугу сәбәпле, 4 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы үсемлекләре һәлак булды.

Шулай булуына карамастан, хуҗалыклар тырышлык күрсәтеп зыян килгән барлык мәйданнарда, шул исәптән 1,5 мең гектарда шикәр чөгендерен кабаттан чәчтеләр.

Һәм бу әле барлык сынаулар түгел…

Кызганычка каршы, шулай. Җәйнең бер өлеше коры килде. Игенчеләр, һава торышының тотрыксыз булуына карамастан, 125,577 мең тонна уңыш җыеп алдылар. «Чишмә элеваторы» филиалының өзлексез эшләве тәэмин ителде.

Башка культураларның уңышы күпме булды?

Шикәр чөгендере тулысынча казып алынды. Быел Чишмә районы тарихында татлы тамырлардан рекордлы

318,906 мең тонна, һәр гектардан 389 центнер уңыш алынды. «Нерал-Чишмә» җәмгыяте алда бара – гектар куәте 450 центнер тәшкил итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятендә тәүлегенә якынча биш мең тонна чөгендер эшкәртелә һәм 800 тоннага якын шикәр комы җитештерелә.

Район территориясендә төп майлы культура көнбагыш 7899 гектар мәйданны биләп тора. Һәр гектардан уңыш куәте 18,2 центнердан артык, ә тулаем җыем 13159 тонна тәшкил итә.

«Агропромбизнес» җәмгыятендә 3975,8 тонна көнбагыш суктырып алынды.

9 ай эчендә «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә 220 мең тоннадан артык көнбагыш һәм рапс эшкәртелде; 100 мең тонна чистартылган көнбагыш мае җитештерелде, 10 млрд сумлык продукция сатылды. Районда горчица, рапс, җитен һәм соя кебек югары табышлы культуралар да үстерелә.

Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре барган вакытта киләсе, 2024 ел уңышы өчен дә нигез салынды. 14 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары, шул исәптән 13 меңнән артык гектарда уҗым бодае чәчелде. 35 мең гектардан артык мәйданда туңга җир сөрелде.

Районның азык-төлек иминлегенә крестьян-фермер хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләр дә лаеклы өлеш кертә.

Сүз ахырында шуны әйтергә телим: эштә авырлыклар һәрвакыт бар һәм булачак. Әмма авыл эшчәннәре алдында хәл ителмәслек бурычлар юк.

Мул уңыш алуның нигезе
Мул уңыш алуның нигезе
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: