Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 Май 2023, 09:42

Чәчү эшләре дәвам итә

Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, 10 майга сабан ашлыклары 47 107 гектар мәйданда яки гомуми планның 85 процентында, шул исәптән 28 441 гектарда (81%) бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән.

Чәчү эшләре дәвам итә
Чәчү эшләре дәвам итә

8129 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчү тәмамланган. Шулай ук район хуҗалыкларында 6 129 га көнбагыш (82%), 952 га – горчица, 455 га – соя, 1 278 га – рапс, 618 га – җитен, 530 га – берьеллык үләннәр, 1 154 га кукуруз (шуның 600 га орлыкка) чәчелгән. «Агропромбизнес», «Агро-Альянс» җәмгыятьләрендә, «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсе, «Нурис», «Новотроицкий», «НиСаФ», «Искра» җәмгыятьләрендә, Идиятуллин Д. С. крестьян-фермер хуҗалыгында чәчү эшләре тәмамланган. «Башкир-агроинвест» һәм «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятьләре 8 900 гектар мәйданда уҗым культураларын һәм 1 555 гектарда шикәр чөгендерен химик утауга чыккан, басуларны 1 435 гектарда беренчегә һәм 120 гектарда икенчегә эшкәрткән.

Безнең белешмә

Быел республика аграрчылары авыл хуҗалыгы мәйданнарының 2,9 млн гектарында игеннәр чәчә, бу, 2022 елдагыга караганда, 50 мең гектарга күбрәк. Шикәр чөгендере чәчүлекләре арттырылган. Эшләрне үз вакытында башкару һәм дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелү импортны алыштыру шартларында республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, ә төбәк халкы кулай бәягә үзебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек сатып алалачак.

Чәчү эшләре дәвам итә
Чәчү эшләре дәвам итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: