Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 апрель 2023, 10:37

ГТО тапшырган өчен сертификат

Сергей Балуев, ГТО тестлау үзәге мөдире «Чишмә» спорт комплексында өлкән яшьтәге чишмәлеләр арасында «Актив озын гомер» проекты буенча Бөтенрәсәй ГТО (хезмәткә һәм оборонага әзер) физкультура-спорт комплексының район фестивале башланды.

ГТО тапшырган өчен сертификат
ГТО тапшырган өчен сертификат

Шамил Мусакаевка 71 яшь. Чишмәлеләрнең күбесе аны район дәваханәсенең табиб-хирургы буларак белә. Лаеклы ялдагы табиб физкультура һәм өстәл теннисы белән актив шөгыльләнә. Ул бе-ренчеләрдән булып ГТО тапшырырга теләк белдерде һәм яхшы нәти-җәләр күрсәтте. Ә Фаил Сәхәбетдинов 60-64 яшьлекләр төркемендә үз көчен сынап карады, монда аңа тиңнәр булмады. Сүз уңаеннан, Фаил Наил улы физкультура укытучысы булып эшли һәм районда үткән барлык спорт чараларында катнаша. Өч ел рәттән үз яшь төркемендә барлык ГТО фестивальләрендә җиңүче булып тора. Хатын-кызлар арасында 60-64 яшь төркемендә Лилия Уразмәтова, ә 65-69 яшь категориясендә Фәния Галиева, 65-69 яшьтәге ир-атлар арасында Җәүдәт Нургалиев яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аларның барысы да «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрү өчен 10 мең сум күләмендә сертификат алуга дәгъва итә. Әлеге яңалык быелдан башлап кертелә. Башкортстан Республикасы сынау проекты гамәлгә ашырылачак субъектлар исемлегенә керде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә катнашкан 32 кешенең күбесе сынауларны (тестларны) уңышлы үтәде һәм ГТО комплексы нормативларын, бронзадан алтынга кадәр, үтәде, бу аларга сертификат алуга дәгъва итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ГТО тестлау үзәге, сынау проектында өлкән яшьтәгеләр күбрәк катнаша алсын өчен, нормативларны кабул итү срогын 28 апрельгә кадәр озайту турында карар кабул итте. Димәк, алда язып үтелгән яшьтәге, ГТО тапшырырга теләге булган барлык ир-атлар һәм хатын-кызлар 8 (34797) 2-00-78 телефоны буенча районның спорт мәктәбенә шалтыратып, билгеләнгән вакытта «Чишмә» спорт комплексына (Парк урамы, 19) килә ала.

ГТО тапшырган өчен сертификат
ГТО тапшырган өчен сертификат
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: