Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 апрель 2023, 12:13

Язгы кыр эшләре башланды

Чишмә аграрчылары басу эшләренә чыкты, иң мөһим агротехник чараларның берсе – минераль ашламалар кертү башланды. Барлык техника әзер, көннәр дә матур тора.

Язгы кыр эшләре башланды
Язгы кыр эшләре башланды

Беренчеләрдән булып басуга  «Нерал-Чишмә» җәмгыяте тракторлары чыкты. 3 апрельдә хуҗалыкта күпьеллык үләннәргә ашлама сибүгә керештеләр. Люцерна чәчүлекләре аммиак селитрасы белән тукландырыла. Бер үк вакытта тырмату эшләре алып барыла.

5 апрельдә алынган мәгълүматларга караганда, «Башкир-агроинвест» һәм «Урал җире» җәмгыятьләре басуларында да эш кайный. «Башкир-агроинвест»та  уҗым культураларының пландагы 2397 гектар мәйданының 272 гектары культивацияләнгән булса, «Урал җире»ндә бу эш 100 гектарда тәмамланган (план буенча 568 га). Әлеге ике хуҗалыкта чәчү орлыкларын эшкәртүгә керешкәннәр. «Башкир-агроинвест» басуларында дым каплатырга да чыкканнар инде.

Язгы кыр эшләре башланды
Язгы кыр эшләре башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: