Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 ноябрь 2021, 13:55

Кош гриппы һәм африка чумасы сак булырга мәҗбүр итә

Республикада узган киңәшмәдә төбәктәге эпизоотик хәл турында сүз барды. Аны республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде. Башкортстанның ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, әлеге вакытта авыл хуҗалыгына кош гриппы һәм дуңгызларның африка чумасы таралу хәвефе яный. Кошларның һәм хайваннарның әлеге чирдән кырылуы 90 проценттан артып китә.

Кош гриппы һәм африка чумасы сак булырга мәҗбүр итә
Кош гриппы һәм африка чумасы сак булырга мәҗбүр итә

Кош гриппы башта безнең төбәккә якын урнашкан Чиләбе, Ырынбур, Саратов, Свердловский, Самара өлкәләрендә һәм Удмуртиядә теркәлде. Ә октябрьдә инде вирустан Туймазы районының «Алтын каз» фермер хуҗалыгы зыян күрде. Ул арытаба таралмасын өчен, БР Ветеринария идарәлеге белгечләре Туймазы районы хакимияте белән берлектә кичекмәстән тиешле чаралар күрделәр, катгый карантин кертелде.

– Николаевка һәм Бишкурай авыллары биләмәләренең җиде торак пункты кергән биш чакрым радиуста чир таралган урыннарда яшәүчеләрдән 1 426 баш кош-корт тартып алынды, – дип хәбәр итте Азат Җиһаншин. – Чаралар барышында «Алтын каз» хуҗалыгында барлыгы 7 меңнән артык каз һәм 2 меңнән артык күркә юк ителде.

Билгеле булуынча, кош гриппы мал азыгы, су, авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары аша йогарга ихтимал. Әлеге вакытта бу хәлгә эпизоотик тикшерү үткәрелә. Белгечләр билгеләвенчә, республикага вирусның Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләре чигеннән үтеп керү хәвефе бар.

Дуңгызларның африка чумасы да фермерлар өчен хәвеф тудыра. Быел гына да Рәсәй Федерациясенең 36 субъектында, шул исәптән безнең республика белән күрше төбәкләрдә буавыруның 210 учагы теркәлде. Башкортстан Ветеринария идарәлеге квартал саен Рәсәй Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Башкортстан буенча идарәлеге белән берлектә дуңгызчылык предприятиеләренең ветеринария кагыйдәләрен үтәвен тикшерә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ветеринария идарәлеге коллективына чир таралуга каршы көрәш буенча эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе район хакимиятләренә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермер һәм ярдәмче хуҗалыкларга бу җәһәттән эшне көчәйтергә кушты.

– Без бу юнәлештә беренче ел гына эшләмибез. Маллар өчен куркыныч чир таралган вакытта барлык саклык чараларын үтәү мөһим. Төбәкләрдә ярдәм кирәк булса, республика булышлык күрсәтергә әзер, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Фото: https://pixabay.com/

Кош гриппы һәм африка чумасы сак булырга мәҗбүр итә
Кош гриппы һәм африка чумасы сак булырга мәҗбүр итә
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: