Бу ил тарихындагы тәүге өч көнлек парламент сайлаулар, ул тавыш бирергә теләге булган һәркемгә сайлауда катнашырга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, республика халкының 72 проценты катнашты. Уфада сайлаучыларның активлыгы бераз кимрәк булды. Салават һәм Сибай шәһәрләрендә барыннан да активрак тавыш биргәннәр.
Салават (96 процент), Шаран (95 процент) һәм Тәтешле районнарында (92 процент) сайлауга килүчеләр 90 проценттан артык булды.
Республиканың өч округында шулай ук Дәүләт җыелышы депутатларын, Уфада, Белоретта, Бөредә, Уфа районында һәм Йоматау авыл Советында урындагы Совет депутатлары сайланды. Күп кенә шәһәрләрдә һәм районнарда Советларга өстәмә депутатлар сайлау үтте.
«Бердәм Рәсәй» депутатларының бурычы – илебезнең сәяси калканы булу, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, «Сайлау-2021» иҗтимагый матбугат үзәгендә журналистларның сорауларына җавап биреп.
Аның сүзләрен «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикадан сайланган Дәүләт думасы депутатлары Башкортстан мәнфәгатьләренә кагылышлы булган файдалы башлангычларга ярдәм итәргә тиеш.
– Бу безнең республиканың Дәүләт җыелышы тәкъдим иткән закон чыгару инициативалары булырга мөмкин. Һәр депутатның үз тармагы булырга тиеш. Безнең барлык булачак депутатлар зур тормыш юлы уздылар. Барысының да үз тәҗрибәсе бар. Алар бик акыллы, лаеклы кешеләр, республика мәнфәгатьләре өчен эшләрләр дип өметләнәм, – диде төбәк Башлыгы.
Ул ассызыклаганча, Дәүләт думасы депутатларына үз округларында сайлаучылар белән актив очрашырга, аларның проблемалары турында белергә, халыкның тормыш-көнкүреш турындагы сорауларын тыңларга һәм хәл итәргә кирәк.
Сайлаулар вакытында Җәмәгать күзәтүе үзәге эшләде, анда өч көндә 96 кеше булды. Алар реаль вакыт режимында участок һәм территориаль сайлау комиссияләре эшенең трансляциясен күзәттеләр, шуларның 31е турыдан-туры трансляциягә керү мөмкинлегеннән файдаланды.
Шулай ук Call-үзәк эшләде, анда 97 шалтырату килде, шуларның 76сы – тавыш бирү, 6сы – санитар нормаларны үтәү темасы буенча. Тагын 15е өйдә тавыш бирү, сайлау участокларында видеокүзәтү, теркәү журналларын һәм бюллетеньнәрен дөрес рәсмиләштерү, агитация материалларын урнаштыруның законлылыгы турында иде. Колл-үзәккә кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкәртелде һәм гариза язучыларга җавап бирелде.