Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2021, 15:59

Республикада сайлаучыларның 53 проценттан артыгы тавыш бирде

Республикада сәгать 12гә тавыш бирүчеләр саны билгеле булды. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова хәбәр иткәнчә, сайлау пунктларына сайлаучыларның 53,3 проценты килгән.

Республикада сайлаучыларның 53 проценттан артыгы тавыш бирде
Республикада сайлаучыларның 53 проценттан артыгы тавыш бирде

Бу хакта ул «Сайлау төне. Сайланганнар вакыты» матбугат узәгендә брифинг барышында сөйләде, дип хәбәр итә «Башинформ». 

Шул ук вакытта Уфада сайлаучылар саны уртача 54,38%, районнар буенча – 60,68%, шәһәрләрдә 42,91 процент. Сайлаучыларның уртача яше – 48 яшь. «Чишмә» гәзите элегрәк хәбәр иткәнчә, ике көн нәтиҗәләре буенча сайлаучылар саны 48,5 процент тәшкил итә.

Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: