Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 август 2021, 09:07

Депутатлар минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итә

Алар фикеренчә, минималь хезмәт хакы күләме аена 20 мең сум булырга тиеш. 

Депутатлар минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итә
Депутатлар минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итә

ЛДПР депутатлары һәм сенатор Сергей Леонов Дәүләт думасына яңа закон проекты тәкъдим итә. Әлеге закон проекты буенча 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 20 мең сум күләмендә билгеләү карала.

Парламентарийлар хәбәр итүенчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумын билгеләүнең яңа механизмы кертелде. Аның буенча минималь хезмәт хакы күләме һәм медиана хезмәт хакының нисбәте 42 процент булырга тиеш. Шулай ук узган елгы яшәү минимумы һәм җан башына уртача керемнең медиана күрсәткече нисбәте 44,2 процент булырга тиеш.

Документ авторлары фикеренчә, бу ысул минималь хезмәт хакы күләмен сизелерлек дәрәҗәдә арттыруга китермәгән — агымдагы ел башыннан күрсәткеч 5,5 процентка арткан һәм аена 12 792 сум, 2019 елда  12 130 сум булган.  Әгәр саннар үзгәрмәсә, 2022 елда 13393 сум булачак. Минималь хезмәт хакының күләме төрле төбәкләрдә аерыла. 

Бүгенге көндә Рәсәйдә минималь хезмәт хакы күләме кирәгеннән артык түбән һәм бу суммага яшәү авыр. Бу мәсьәләне КПРФ һәм “Гадел Рәсәй” депутатлары да күтәргән иде. Әмма,  бу сүзләр кәгазьдә генә калды...

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: