Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
30 декабрь 2022, 13:15

2023 елга йолдызнамә астрологлар фаразы

Куян – тынычлык, тотрыклылык вәгъдә итүче ягымлы һәм дустанә җәнлек. Куян елы – 1915, 1927, 1939, 1951, 1975, 1987, 1999 һәм 2011 елларда булган. Ә инде Кара су Куяны елын XX гасырда ике мәртәбә каршылаганнар: 1903 һәм 1963 елларда. Бу гасырда ул тагын 2083 елда булачак.

2023 елга йолдызнамә астрологлар фаразы
2023 елга йолдызнамә астрологлар фаразы

Көнчыгыш календаре буенча, Куян елына без 2023 елның 21 гыйнварыннан 22сенә каршы төндә керәбез.

Яңа елны Кытайда – куян, ә Япониядә һәм Вьетнамда мәче белән бәйлиләр. Рәсәйдә икесе белән дә атап йөртәләр. Астрологлар фикеренчә, 2023 ел яхшы үзгәрешләр, муллык, тынычлык китерәчәк. Аларның бу юраулары чынга ашуын күңел бигрәк тә тели.

Ә хәзер йолдызларның безгә ниләр вәгъдә итүенә күз салыйк.

Куян елында туучыларны (1963, 1975, 1987, 1999, 2011) карьера һәм шәхси тормышта зур уңыш көтә. Ел төрле романтик очрашуларга, сәфәрләргә бай булачак. Өйләнү яки бизнес ачу кебек зур эшләргә алынмый торыгыз.

Дуңгыз елында туучылар (1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019) өчен Юлбарыс елы җиңел булмады. Ә кара Куян елы аларның барлык хыялларын да чынга ашырачак. Тик сәламәтлеккә күбрәк игътибар бирегез.

Юлбарыс елындагыларны (1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022) яңа мөмкинлекләр, ачышлар көтә. Иң мөһиме, уңышны кулдан ычкындырмас өчен, бернәрсә дә эшләми утырмагыз, ди йолдызлар.

Елан елында (1965, 1977, 1989, 2001, 2013) туганнарга бу ел бик җиңел булмас. Әйләнә-тирәдәгеләр белән конфликтка кермичә яшәргә өйрәнергә кирәк булачак. Шул чакта барысы да җайланыр.

Әтәч елында (1969, 1981, 1993, 2005, 2017) туган хискә бирелүче кешеләргә тыныч булырга тырышырга кирәк. Узган еллардагы борчу, проблемалар уңай чишеләчәк, шулай да ел ахыры гына җиңеллек алып килер.

Аҗдаһа (1964, 1976, 1988, 2000, 2012). Астрологлар әйтүенчә, 2023 ел Аҗдаһа билгесе астында туучылар өчен җиңел булмаячак. Куян аларны сынарга җыена.

Күсе елында (1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020) туганнарга максатларына ирешү өчен күп эшләргә туры килер. Алар барлык сынауларны уңышлы узып, һөнәри үсеш юлыннан китәчәк. Ниятләрегез турында кешегә сөйләргә ярамавы турында онытмагыз.

Маймыл (1968, 1980, 1992, 2004, 2016). Бу хайван билгесе астында туучылар өчен уңышлы чор башлана. Финанс ягыннан бу вакыт тотрыклы булачак, карьера үсеше дә күзәтелә. Тормышның барлык өлкәләрендә дә алга китеш булачак.

Ат елында (1966, 1978, 1990, 2002, 2014) туучылар артык тырышмасалар да, үзләренең кем икәнлекләрен күрсәтә алачаклар. Вакытны гына ашыктырмагыз, югыйсә проблемаларга да тап булуыгыз бар дип, кисәтә йолдызлар.

Кәҗә (1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015). Сезгә ярдәм итүчеләр табылачак. Барысы да сез уйлаганча барачак. Куян елы моның өчен иң яхшы вакыт.

Үгез елында (1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021) туучыларга үз эшләрен ачып җибәрү, яңа проектлар булдыру өчен кулай вакыт. Аларның акча ягы яхшырачак. Тик бөтен эшкә дә берьюлы тотынырга кирәкми.

Эт (1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018) елында туганнарга йолдызлар гаилә корырга, бала табарга тәкъдим итә. Алдагы елларда тырышып эшләүнең нәтиҗәсен нәкъ менә Куян елында татып булачак, ди йолдызлар. 

 

 

2023 елга йолдызнамә астрологлар фаразы
2023 елга йолдызнамә астрологлар фаразы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: