Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
7 июль 2022, 14:57

Иң ышанычлысы кем?

Кемнәргәдер үзеңнән артык ышанасың, кемнәргәдер шикләнеп карыйсың. Сер сөйләгәндә генә түгел, ышанып эш тапшырганда да. Йолдызнамә буенча тикшереп карагыз әле туры киләме?

Иң ышанычлысы кем?
Иң ышанычлысы кем?

12нче урын – Игезәкләр

Игезәкләргә ышану – аяз көндә яңгыр явуга ышануга тиң. Алар киләсе минутта үзләре белән ни булачагын да әйтә алмый. Читләр серен саклау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Шуны да онытмагыз: аларда ике кеше яши: берсе тыңлар, сөйләмим дип антлар эчәр, икенчесе чыгарып селкергә мөмкин.

11нче урын – Сукояр

Сукоярлар вәгъдә бирергә яратмый. Үз көчләренә ышанмыйлар икән, җаваплылыкны беркайчан да алмыйлар. Әлеге сыйфат бик күп йолдызлык билгеләренә җитми.

10нчы урын – Үлчәү

Үлчәүләргә дә ышанырга ярамый, чөнки алар үз-үзенә ышанмый. Үзләренә дә хыянәт итәргә мөмкиннәр. Дөрес, алар моны аңлап, үз-үзләреннән гафу үтенә. Алар бер карарга озак килә алмый интегә. Үзләренең икеләнүчән кеше икәнен аңлыйлар, шуңа күрә дәгъвалар ишетмәс өчен, вәгъдә бирергә тырышмыйлар.

9нчы урын – Укчы

Укчы белән дус буласыз икән, аңа бар нәрсәне ышанып тапшырырга була, хәтта социаль челтәрләрдәге парольне дә. Бер күзе белән дә карамаячак. Серләрегезне дә саклаячак. Әмма көннәрдән бер көнне ул югалырга мөмкин. Аңлатып торуны да кирәк санамаячак. Нигә аңлатырга, ул бит һәрвакыт янәшәдә булам дип ант бирмәде. Укчыларның, гомумән, ант бирә торган гадәтләре юк.

8нче урын – Кучкар

Кучкарларның бик тә ышанычлы кеше буласылары килә (мондый тәэсир тудыру аларга ни өчендер кирәк, билгеле). Алар чынлап да ышанычлы кеше кебек. Әмма темпераментны кесәдә яшереп тотып булмый. Ул үзенең кайчан чыгырыннан чыгасын беркайчан да белми. Ә чыгырыннан чыга икән, аны туктатам димә.

7нче урын – Балыклар

Балыклар нидер эшли башлаганда, аны ахырына кадәр алып баруларына бик нык ышана. Чын йөрәктән! Бу вәгъдә биргәндә дә шулай. Алар бар нәрсә турында чын йөрәктән ышанып сөйлиләр, әмма нәрсә генә сөйләсәләр дә, кеше серен чыгармыйлар. Ә менә эштә ышанычлы булмавының сәбәбе бар: аларның кәефе тиз үзгәрә. Кәефләре юк икән, бөтен эшләре онытыла. Шуңа күрә аларга тулысынча ышанып бетәргә киңәш итмибез.

6нчы урын – Кысла

Туганнары һәм якыннары өчен Кыслалар – иң ышанычлы кешеләр: беркайчан да хыянәт итмәячәкләр. Менә шул якыннар арасына кермисез икән, бу йолдызлыкта туган кешеләргә ышанмавың хәерле. Якыннары өчен алар һәркемне сатып җибәрергә мөмкин.

5нче урын – Сөмбелә

Сөмбеләнең үтә ышанычлы кеше булуы бик үк дөреслеккә туры килеп бетми. Үзләренә файдалы булганда гына бик ышанычлы кеше була алалар. Әмма аларның бер сыйфаты бар: кешеләрне үтәли күрәләр. Әгәр синең өчен ышанычлы кеше булу аларга файда китерә икән, бу мәңгелеккә булачак. Үзең бик нык ышанычлы кеше булсаң, әлбәттә.

4нче урын – Чаян

Ышанычлы кеше булу – Чаян йолдызлыгы астында туганнарга файдалы. Дөрес, алар бик саллы сәбәп булса гына хыянәт итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, аның үзенә хыянәт итсәләр.

3нче урын – Арыслан

Үзләрен аксөякләр кебек тоткан Арысланнар, бик намуслы. Алар беркайчан да хыянәт итмәячәк. Дөрес, аның юлына аркылы төшмәсәләр. Ул вакытта бик тәмләп башкарачак бу эшне. Әмма Арыслан йолдызлыгында туучыларга каршы чыккан кеше табылыр микән?!

2нче урын – Үгезбозау

Үгезбозауларга тулысынча ышанырга була. Теләсә нинди проблемадан алып чыгарга мөмкиннәр, чөнки аларның шигарьләре: «Мин булмасам, кем?» һәм «Бу ахмаклар минсез юлдан язачак». Аннан соң материалист булуларына карамастан, алар сихри көчкә ышана. Әгәр хыянәт итәм икән, миңа эләгәчәк дип уйлыйлар. Бөек көчтән!

1нче урын – Кәҗәмөгез

Бөтен йолдызнамә билгеләре арасында иң ышанычлы – Кәҗәмөгез. Бу йолдызлыкта туучыларга сереңне сөйлисең икән, алар аны үзләре белән кабергә алып китәчәк. Ничек кенә сораштырып белергә тырышсалар да, әйтмәячәкләр. Алар кешегә кисәк кенә мөнәсәбәтләрен үзгәртми. Икейөзле дә түгелләр. Бик ышанычлы кешеләр. Бу, билгеле, сезне үлеп яратканнан түгел. Аларга репутацияләре бик мөһим.

 

Тулырак: http://syuyumbike.ru

Иң ышанычлысы кем?
Иң ышанычлысы кем?
Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: