Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
13 Май 2022, 15:41

16–22 майга йолдызнамә

Йолдызлар фаразы

16–22 майга йолдызнамә
16–22 майга йолдызнамә

КУЧКАРлар, бу атнада иң мөһим бурыч булып шәхси тормышыгызны җайлау тора. Төрле вакыйгалар булуы ихтимал. Нәрсәгә генә алынсагыз да, сабырлык һәм тырышлык сорала. Шулай ук белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез дә комачауламас. Якыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.

 

ҮГЕЗБОЗАУлар, кәефегез начар булып, якыннарыгызны авыр сүз әйтеп үпкәләтүегез ихтимал. Ләкин сезнең нинди кеше икәнне алар барысы да белә, дәшмичә калуларына аптырыйсы юк. Ял көннәрендә саф һавада йөрегез, күбрәк вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз.

 

ИГЕЗӘКләр өчен атна вакыйгаларга бай булыр. Шәхси тормышыгызны җайлап җибәрер өчен төпле акыл белән эш итәргә кирәк. Эш мәсьәләсенә килгәндә, уңышларыгыз белән мактану кирәкмәс, чөнки ул бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Якын дусларыгыз һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торыр.

 

КЫСЛАлар, шәхси тормышыгызга килгәндә, күңелегез нәрсә әйтә, шулай эшләгез. Очрашып йөргән кешегез сезгә туры киләме-килмиме, шуны ачыкларга тырышыгыз. Яңа танышу-очрашулар да булуы ихтимал. Алар нәрсә вәгъдә итәр, әлегә билгесез. Ялгыш адымга барудан сакланыгыз.

 

АРЫСЛАНнар, бу атнада берәр нәрсәгә ирешергә телисез икән, бик үк уңышлы булмаска мөмкин, вакытыгызны бушка үткәрү генә булуы ихтимал. Уңышка ирешер өчен барысын да төптән уйлау һәм вакыт кирәк. Ял көннәрендә сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз.

 

КЫЗлар, тиздән кулыгызга уңыш китерерлек эш эләгәчәк. Шулай да, игътибарлы булыгыз, намуслы эш булсын. Финанс мәсьәләсендә керем көтелә. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы, яраткан кешегезгә карата игътибарыгызны күрсәтергә жәлләмәгез. Ял көннәрендә туганнар белән күрешү күңелле үтәр.

 

ҮЛЧӘҮләр, сез үзегезгә нәрсә кирәген аңлап бетермисез, бугай. Буталчык хәлләр аркасында тынычлыгыгыз югалыр. Якыннарыгыздан ачу алмагыз, ә киресенчә, аларның хатасын гафу итегез һәм ярдәм итәргә тырышыгыз. Төрле хыялларыгыз булса да, аларның берсен генә чынга ашырырга туры киләчәк.

 

ЧАЯНнар, атна дәвамында сездә бер генә уй булыр – алдау юлы белән үзегезгә файда китерү. Башкалар турында уйлау булмас. Финанс хәлегезне җайга салырга, баерга дигән теләгегез көчле. Шулай ук, туганнар дип тормассыз, бөтенесе белән идарә итү теләгегез туар.

 

УКЧЫлар, яңа идеяләргә бай булырсыз. Аларны берәр кая язып бару комачауламас. Кайбер идеяләрегез шәхси тормышыгыз белән бәйле булыр, аңа үзгәрешләр кертергә әзерләнегез. Атнаның икенче яртысында финанс мәсьәләсен хәл итәрсез, яхшы керем булуы ихтимал.

 

КӘҖӘМӨГЕЗләр, сез нәрсә эшләргә кирәген беләсез, бөтен көчегезне җыеп, тотынырга кирәк. Вакытны бушка үткәрергә түгел. Атна уртасында кәефегез кырылыр. Шуның аркасында туганнарыгыз белән мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Юл көтелә. Яңа эшлекле очрашулар вәгъдә ителә.

 

СУКОЯРлар, атна дәвамында күтәренке кәефтә булырсыз. Атна сезнең өчен уңышлы. Дусларыгыз белән күңелле очрашулар, кич утырулар, күңелле вакыйгалар көтелә. Шундый атна белән эш мәсьәләсен хәл итәргә вакытыгыз да, теләгегез дә булмас.

 

БАЛЫКлар, атна башыннан котлаулар кабул итәрсез. Чөнки сез уңышка ирешкән кеше. Башкаларга дә киңәш белән ярдәм итәрсез. Ә менә шәхси тормышыгызга килгәндә, хәлләр тотрыклы. Яраткан кешегез белән бер-берегезгә юл куярга авыр, хисләрегезнең тәмамланырга мөмкин булуы борчыр.

https://pixabay.com/ru

16–22 майга йолдызнамә
16–22 майга йолдызнамә
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: