Чишмэ
+17 °С
Облачно
Йолдызнамә
4 Февраля 2022, 09:09

4–13 февральгә йолдызнамә

Вакыйгаларны ашыктырмагыз, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Кичәге үпкәләшкән кешеләрегез белән бу атнада дуслашырга мөмкинсез. Йолдызлар сезгә ни вәгьдә итә икән?

4–13 февральгә йолдызнамә4–13 февральгә йолдызнамә
4–13 февральгә йолдызнамә

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Үзегезнең нәрсә теләгәнегезне белмәсәгез, интуициягезне тыңлагыз. Максатларыгызга ирешү җиңел булмаячак. Курыкмыйча, алга атлагыз. Үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмагыз, бар да яхшы булачак.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Уңышлы атна. Әгәр сезгә эшегезгә аяк чалып, кәефегезне төшерергә тырышсалар, игътибар итмәгез, киң итеп елмаегыз гына, чөнки барысы да сезнең файдага хәл ителәчәк.

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Кызыклы вакыйгалар көтелә. Һөнәри өлкәдә уңышлар,  эштә тотрыклылык, шәхси тормышыгызда сөенечләр мулдан булыр. Сезне мәхәббәт, романтика, көтә.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Яңа танышкан кешеләргә игътибарлырак булыгыз, артык ачылып китмәгез. Әмма караңгы чырай да күрсәтмәгез. Бу атнада ашыгыч карарлар кабул итәргә кирәкми.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Эшегездә уңышларга ирешәсегез килсә, башкалар алдында борыныгызны күтәрмәгез, акыл сатмагыз, ә гадирәк булыгыз. Гадилек сезгә зуррак уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Һөнәри тәҗрибәгез белән уртаклашудан курыкмагыз. Бу хезмәттәшләрегез алдында абруегызны күтәрер. Ялгыш адым ясаудан сак булыгыз.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Бу атнада ниһаять, дусларыгыз белән күптән көтелгән сәяхәткә чыгарга ният кылырсыз кебек. Әмма юлга чыгар алдыннан эшлисе эшләрегезне тәмамлагыз.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Бу атнада һөнәри өлкәдә үзегезне күрсәтү мөмкинлеге туачак. Карьера үсеше көтелә. Тормышыгыздагы үзгәрешләргә каршы тормагыз, мондый мөмкинлек бүтән булмаска мөмкин.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Гаиләдәгеләрне артык контрольдә тотарга омтылып, үзегезгә кирәкмәгән проблемалар тудырасыз. Эштә дә, өйдә дә өстегезгә артык җаваплылык өясез – кирәкми!

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Карьерада көтелмәгән үсеш көтелә. Эшегезнең югары бәяләнүен күрү күңелле. Бу сезнең эшкә сәләтегезне тагын да арттырачак. Әмма һәрвакыт эш турында гына уйламагыз, бераз ял итәргә дә кирәк.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Вакыйгаларны ашыктырмагыз, ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз. Кичәге үпкәләшкән кешеләрегез белән бу атнада дуслашырга мөмкинсез. Сезне бик сөендерәчәк мәгълүмат килеп ирешер.

 

Балык (19 февраль – 20 март)

Тормышыгызның берничә өлкәсендә берьюлы күңелле үзгәрешләр көтелә. Тик юрганны үзегезгә генә тартмагыз, башкаларның ихтыяҗлары турында да уйлагыз.

Фото https://pixabay.com/ сайтыннан

4–13 февральгә йолдызнамә
4–13 февральгә йолдызнамә
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас