Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
1 гыйнвар 2021, 15:23

Үгез ихлас кешеләрне ярата

Яңа 2021 – Ак тимер үгез елы килә. Яңа елдан ниләр көтәргә?

Астрологлар әйтүенчә, тыштан бик тәкәббер булып күренсә дә, Үгезнең уңай яклары күп. Ул юмарт, киң күңелле. 2021 елда туган гаиләләр нык була дигән ышану да бар. Шулай ук бала табу, йорт җиткерү өчен дә Үгез елы уңышлы булачак. Гомумән, бу ел, Күсе елына караганда, шактый яхшырак узачак, ди күренекле белгечләр. Йолдызлар ни юраса да, Яңа ел һәрберебезгә яхшы хәбәрләр, яңа сөенечләр, иминлек алып килсен!
Кучкар. Яңа мөмкинлекләр, өметле планнар барлыкка киләчәк. Акчага килсәк, ел әйләнәсе аңа кытлык кичермәячәксез. Сөеклегез белән мөнәсәбәтләр тел-теш тидергесез! Сәламәтлек мәсьәләсендә дә борчылырга урын юк. Шулай да уңай фикер йөртергә, юкка-барга үзегезне бетермәскә өйрәнү кирәк булачак.
Үгезбозау. Сабырлыкны җыеп, бик каты эшләргә әзер торыгыз. Кайбер кыенлыклар аша узарга туры килер. Әмма күңелегезне төшермәгез! Мәхәббәт өлкәсендә вакыт-вакыт күңелгә сары май булып ятардай тынлык урнашачак. Балаларыгыз үзләренең уңышлары белән әледән-әле сөендереп торачак. Сәламәтлегегез тәртиптә булачак.
Игезәкләр. Эш урынын алыштыру теләге булыр. Әмма, сабыр төбе – сары алтын, әкрен генә эшләгез дә эшләгез. Акча мәсьәләсендә – тәртип. Сәламәтлеккә килгәндә, организмда аз гына төзексезлек сизүгә, табибка күренү әйбәт. Җәй ахыры – көз башыннан тормышыгызның һәммә өлкәсендә уңай гына килеп тора башлаячак.
Кысла. Ел башында бик нык арыганлык хисе басарга мөмкин. Алга куелган максатка таба үҗәтләнә-үҗәтләнә барсагыз, зарыгып көтелгән уңышка ирешәчәксез. Йортыгызда ел дәвамында муллык хөкем сөрәчәк. Шулай да бурычка акча биреп тормау хәерле. Сәламәтлеккә килгәндә, иммунитетны ныгытыгыз.
Арыслан. Үзгәрешләр чоры җитә. Элекке эш урынында калыргамы, яңасын табаргамы – икенең берсен сайларга кирәк булачак. Акчаны исраф итмәгәндә гаилә бюджетында көйсезлекләр килеп чыкмаячак. Сәламәтлек мәсьәләсендә иң элек дөрес туклануны игътибар үзәгенә алырга кирәк булачак.
Кыз. Вакытлыча авырлыклар аркасында эш алыштыруга кадәр барып җитмәскә! Бераз түзсәгез, барысы да элекке эзенә кайтачак. Ел башында акча белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Гаиләдә – тынычлык. Сәламәтлеккә килгәндә, аның турында артыгын кайгыртасыз, юктан гына да үзегездә төрле чирләр тапмагыз.
Үлчәү. Сезнең өчен уңышлы ел килә. Эшләрегез күп булачак һәм зур канәгатьлек хисе китерәчәк. Яңа танышларыгыз акчалырак эшкә күчәргә яки югарырак вазифага күтәрелергә ярдәм итәчәк. Тик эш белән генә мавыгып сөеклегез, балаларыгыз турында да онытмагыз. Сәламәтлек өчен борчылырга туры килмәячәк.
Чаян. Вакыйгаларга бай ел көтә. Эшлекле, булдыклы булуыгыз күпләрне көнләштерәчәк. Шуның нәтиҗәсендә зуррак вазифага күтәрелеп кую ихтималы гаять зур. Тик җитәкчегез хезмәт хакын арттырырга атлыгып тормаячак. Ел урталарында үзегезне мәхәббәт хисе бөтереп алуы бар.
Укчы. Эштә баш әйләндергеч уңышларга ирешәчәксез! Тирәгездә дошман күреп йөрүчеләр булырга мөмкин. Серләрегезне бары тик якыннарыгызга гына чишегез. Акча дигәндә, санаганны яратуын беләсез. Гаиләдә үтә дә бәхетле, тыныч, мул чор. Сәламәтлек тә әлләни сынатмаячак.
Кәҗәмөгез. Проблемаларның очына чыгу өчен әйбәт мөмкинлекләр ачыла. Акча янчыгы да буш булмаячак. Гаилә тормышында да бернинди тетрәнүләр көтелми, бер-береңә карата җылы хисләр көчәячәк. Сәламәтлеккә килгәндә, аякта йөреп уздыра торган вак-төяк чирләрдән кала, башка берни борчымаячак.
Сукояр. Эштә барлык «баш авыртулар» узганда калачак. Финанс мәсьәләсендә барысы да ал да гөл. Гаиләдә бар да яхшы. Ә инде балаларыгызның күңелле мәшәкатьләре якты киләчәккә галәмәт зур өметләр уятачак. Сәламәтлеккә килгәндә, организмыгызны тыңларга өйрәнегез, зур киеренкелектә эшләргә мәҗбүр итмәгез.
Балык. Әкрен барган тиз җитәр. Бу елның девизы әнә шундый. Эшләрегезне планлаштырып, ипләп кенә башкарсагыз, максатка ирешерсез. Язмышыгыз кыйммәтле бүләкләр һәм матди сюрпризлар белән куандырачак. Якыннарыгыз һәм балаларыгыз белән аралашу гаять зур канәгатьлек хисе бирәчәк. Сәламәтлек тә начар булмаячак.
Читайте нас: