Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
5 апрель 2020, 17:33

2020 елның 6–12 апреленә йолдызнамә

Йолдызлар вәгъдә итә

Кучкар. Шәхси эшләрдә аңлашылмаучанлык, шикләнү барлыкка килергә мөмкин. Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрегез борчуга салмасын өчен бер-берегездән вакытлыча читләшеп торыгыз, дип киңәш итә йолдызлар.
Үгезбозау. Кемнәрнедер кичерсәгез, башкаларның йомшак якларын күрмәмешкә салышсагыз, үзегезгә бик күп «дивидендлар» җыярсыз. Ә менә принципиальлек күрсәтү җитди дошманнар китереп чыгарырга мөмкин.
Игезәкләр. Кирәкле кешегә әйләнәчәксез: күпләр сезнең белән фикер алышырга, мөһим хәбәрләр җиткерергә ашыгыр. Атна ахырында акча мәсьәләсе яхшы якка үзгәрер. Йолдызлар шәхси тормышыгызда матур вакыйгалар вәгъдә итә.
Кысла. Кыслаларның уяураклары һәм җитезрәкләре зур уңышларга ирешәчәк. Ә кайберәүләргә эшләрен кеше күзенә күренмичәрәк, яшертен генә башкару әйбәтрәк булачак. Кайбер танышларыгыз турында белгертми тору да зыян итмәячәк.
Арыслан. Үзегезне кулда тотыгыз: килеп туган каршылыклардан көч белән котылырга маташмагыз. Бары тик әдәплелек, юл кую кебек сыйфатларыгыз белән генә максатыгызга ирешәчәксез.
Кыз. Элеккеге дустанә мөнәсәбәтләрегезнең яңаруы нәтиҗәсендә берьюлы берничә проблемагызны хәл итеп куячаксыз. Тик, бик белергә теләсәгез дә, эшегезнең финанс ягы белән кызыксынып кына харап булмагыз.
Үлчәү. Тормыштан артта калмагыз, энергиялерәк, җитезрәк булырга тырышыгыз. Сезгә хәзер үз ялгышларыгызның ачы тәҗрибәсендә өйрәнү бик мөһим. Сәламәтлегегез өчен борчылу уңышка ирешүдә яшерен киртәгә әйләнергә мөмкин.
Чаян. Актив эшчәнлек алып бару өчен менә дигән чор. Эшегезнең нәтиҗәләре иң элек куелган тырышлыкларыгызга бәйле булачак. Кемнәрнеңдер ярдәменнән баш тартмагыз – һич оттырмаячаксыз.
Укчы. Көндәшләрегезнең позициясе көчлерәк: шуңа күрә, дошманлашуга караганда, алар белән дуслашу яхшырак. Шулай ук хәләл җефетегезнең фикеренә колак салу хәерлерәк. Һәм, гомумән, якыннарыгызга күбрәк игътибар бирегез.
Кәҗәмөгез. Максатыгызга бик тиз һәм җиңел якынлашып киләсез ки, бу хәл үзегезне хәтта дулкынланырга мәҗбүр итәчәк. Тыныч булыгыз. Килеп туган хәлләр үзегезгә ничек кирәк, шулайрак борылыш алачак.
Сукояр. Мәхәббәт өлкәсендә күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. Тик, бәхетегезгә, алар тиз юкка чыгачак яки онытылачак. Көнчелек өянәкләре, шулай ук якыннарыгызның һәр адымын барларга тырышу яхшыга китермәячәк.
Балык. Яшәү урыныгызны, шулай ук тирәгездәге кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне үзгәртү буенча бернинди дә адымнар ясамагыз. Тормышка гадирәк карагыз, шул чагында һәркем белән уртак тел таба алачаксыз.
Читайте нас: