Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
15 март 2020, 17:51

2020 елның 16–22 мартына йолдызнамә

Йолдызлар фаразы

Кучкар. Бу атнада Кучкарларны һәркайда зур кунак итеп кабул итәчәкләр. Атна уртасында күптән көтелгән хәбәр килер. 20 марттан соң көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, ял итеп алыгыз, театрга яки кинога барып кайтыгыз.
Үгезбозау. Бу атнада сезне командировкага җибәрсәләр, бармас өчен сәбәп табыгыз, чөнки ул шәхси әйберләрегезне югалту белән тәмамланырга мөмкин. Ә башка өлкәдә барысы да яхшы булачак. Эштә идеяләрегезне курыкмыйча әйтегез.
Игезәкләр. Бу атна сезне күңелле хәбәрләр белән шаккатырачак. Ул якыннарыгыздан сөенечле яңалыклар, көтелмәгән бүләкләр, очрашулар булырга ихтимал. Ялгыз Игезәкләрнең тиң ярларын очрату мөмкинлеге бар.
Кысла. Йолдызлар әлеге атнада сезгә эштән ял итеп алырга киңәш итә. Ару-талуны белми эшләвегез, тиздән үзен сиздерә башларга ихтимал. Шуңа күрә вакытында ял итәргә онытмагыз. Йолдызлар хатын-кызларга бурычка акча алырга киңәш итми.
Арыслан. Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен яхшы вакыт. Беренче адымны үзегез ясагыз. Борчуларны читкә куегыз, куркырлык, җиңеп чыга алмаслык авырлыклар юк. Киләсе атнада сәламәтлегегезгә игътибар итегез.
Кыз. Тирә-юньдәгеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, хисләрегезне курыкмыйча белдерегез. Кешеләрнең яхшы гамәлләрен хуплагыз. Моның белән аларга тагын да тырышып эшләргә этәргеч бирәчәксез. Сөйгәнегезнең күңелен күрегез.
Үлчәү. Үлчәүләргә гаилә кору турында уйларга вакыт. Эштә күңелле хәбәрләр көтелә. Ниһаять, башкарган эшегез зур игътибарга лаек булачак. Бу атнада туган көннәрен, гаилә бәйрәмнәрен үткәрәчәк якыннарыгызны котларга онытмагыз.
Чаян. Үз эшләре белән шөгыльләнүче Чаяннарга бу атнада саграк булырга киңәш ителә. Хезмәткәрләрегез арасында мәгълүматны читкә таратучы булырга мөмкин. Март ахырында ялгыз Чаяннарны яңа танышулар көтә.
Укчы. Үзегезгә, тормыш рәвешегезгә читтән карагыз әле, сезне барысы да канәгатьләндерәме? Прическагызны үзгәртегез, яңа киемнәр алыгыз, бизәнеп йөрегез! Күңелегезгә ошамаса, эшегезне дә алыштыру турында уйлагыз.
Кәҗәмөгез. Атна уртасында берәр мөһим эшкә акча кертү уңыш китерәчәк. Хәтта зур акча белән эш итәргә дә мөмкин, йолдызлар зур керем алырга ярдәм итәчәк. Атна ахырында якыннарыгыз белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз.
Сукояр. Урамда яз кояшы балкыса да, җылырак киенеп йөрегез. Тәмле булып тоелган майлы, баллы ризыклар ашау белән мавыкмагыз, бу атнада мондый табын өчен сәбәп булачак. Шәхси тормышыгызны көйләп, җан дусларыгыз турында да онытмагыз.
Балык. Яраткан кешегез булса, аны әти-әниегез белән таныштырырга вакыт, сөенечле хәбәрегез белән уртаклашыгыз. Эшегезне дә истән чыгармагыз. Шәхси тормышыгыз күпкә кызыграк булса да, сезнең эшне беркем дә башкармаячак.
Читайте нас: