Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
13 гыйнвар 2020, 11:25

2020 елның 13–19 гыйнварына йолдызнамә

Йолдызлар чишмәлеләргә нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Аттан алда чапмагыз. Вакыйгаларны ашыктырмавыгыз хәерле, бар да үз җаена гына барсын. Белем эстәү белән шөгыльләнсәгез, уңыш килер. Яңа белемнәр киләчәктә финанс ягын тотрыклыландырыр.
Үгезбозау. Планнарны үзгәртергә туры килмәгәе. Теләкләр белән мөмкинлекләрнең туры килмәве бераз кәефне кырыр кыруын, әмма артык кайгырмагыз, эчке сиземләүгә ышансагыз, оттырмассыз. Сезгә дигәне сезгә генә булыр.
Игезәкләр. Фикерләүдә генә түгел, гамәл кылуда да хөрлек кирәк. Электән калган мәсьәләләрне хәл иткәндә үзегезчә эшләгез. Кемнеңдер сүзен тыңлап йөрсәгез, эшегезне уңышлы тәмамлый алмассыз. Яңа һөнәрләргә өйрәнү өчен яхшы вакыт.
Кысла. Эчке сиземләвегез бик нык ярдәм итәчәк. Уңышлы атна. Эшләрнең гөрләп баруы күңелне күтәрә ул. Күңел күтәренкелеге бәхет хисен көчәйтә. Әмма булганыннан да артыгына ымсынмагыз, юкса, уңыш сездән качарга да мөмкин.
Арыслан. Мөстәкыйльлеккә омтылышыгыз көчле анысы, әмма үзгәрешләр яратмавыгыз яман. Атнаның тәүге көннәре уңышлы узар, җәмгыятьтәге урыныгыз ныгыр. Яңа тәкъдим булырга тора, кабул итсәгез, отарсыз.
Кыз. Уңыш та, уңышсызлык та үз-үзеңә ышанычтан тора. Юлыгыздан тайпылмый барсагыз, планнарыгыз тормышка ашар. Эчке дөньягызны үзгәртердәй мөһим вакыйга булуы ихтимал. Атна башындагы эшләр яхшы нәтиҗә бирер.
Бизмән. Аралашулар, яңа танышулар атнасы. Өстәмә вазифалар килеп чыгарга мөмкин, алар сезнең көчне алыр. Атна башында башлаган эшләр хәерле тәмамланачак. Атна ахырына таба сүлпәнлек тоярсыз, мөһим эшләрне ул вакытка калдырмагыз.
Чаян. Бу атна күпкә өметләндерәчәк: тормышыгыз әкрен, әмма нык адымнар белән яхшыруга таба бара. Уңыш көттеребрәк килер, сабыр булыгыз. Атна башында корган планнар тормышка ашар, иң мөһиме: ялкауланмагыз, үз-үзегезне җиңегез.
Укчы. Мәшәкатьле булса да, уңышлы атна. Алда өмет уты күренер, әмма ул утны бик түземнәр генә дөрләтә алыр. Атна башында кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алырсыз, ул тормышыгызга дөрес юнәлеш бирер.
Кәҗәмөгез. Яңа казанышлар атнасы. Атнаның беренче көннәре аеруча куанычлы булачак. Үз-үзегез белән горурланып куярдай гамәл кылырсыз, тирә-юньдәгеләрдән дә мактау ишетерсез. Акчагызны сак тотыгыз, ашыгып әйбер сатып алмагыз.
Сукояр. Тормышка үзгәреш кертердәй яңа танышлар очратырсыз. Бу атна һәр өлкәдә дә уңышлы булырга охшаган. Яңа идеяләр туып кына тора. Әгәр дә әз генә күбрәк тырышлык күрсәтсәгез, ул идеяләрнең күбесен гамәлгә ашырачаксыз.
Балык. Атнаның беренче яртысы уңышлы булачак. Катлаулы мәсьәләне хәл итәргә туры килүе бар. Көч тә, кыюлык та җитәрлек сездә. Барысын да уңышлы башкарып чыгарсыз. Кирәгеннән артык хыялга бирелү эшегезгә зыян салырга мөмкин.
Читайте нас: