Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
8 гыйнвар 2020, 12:24

2020 елда кемнең эшләре уңар?

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкарлар өчен 2020 ел эшлеклелек планында катлаулырак булыр кебек. Шулай да, әгәр үзләре активлык күрсәтеп, бар эштә дә башлап йөрсәләр, түрәләре аларны билгеләми калмас, үсеш тә озак көттермәс.
Үгезбозауларны лаеклы бүләк көтә, ләкин алар үрләргә бер дә туктамый менү кирәклеген онытып җибәрмәсеннәр иде. Азга гына туктап калуның да артка тәгәрәүгә китерүе бар. Барлык хыялларыгыз тормышка ашачак.
Игезәкләр өчен 2020 ел уңыш көтүләр, көч һәм идеяләр туплау елы булачак. Аларга ничек тә азрак сөйләргә, күбрәк тыңларга һәм күбрәк вакытларын иҗатка багышларга киңәш итә йолдызлар. Сезгә, һичшиксез, уңыш елмаер.
Кыслалар өчен килешүләргә еш барырга кирәк булачак. Аларны үз серләре ачылудан курку, түрәләренә карата ачу-үч саклау хисләре интектерер. Быел сез үзегезне яңа өлкәдә сынаячаксыз.
Арысланнарга киләсе елда мәхәббәт дулкынында йөзәргә туры килмәсә дә, эштән бәхетләре булыр кебек. Ләкин сабырлык кирәк булачак: чама хисен югалтмый, нәфесегезне тыеп кына алга куйган максатыгызга юл ярыгыз.
Кызлар өчен 2020 ел тыныч булмакчы: ял итү өчен дә, үткәннәрне анализлау өчен дә вакытыгыз җитәрлек булыр. Иҗат белән шөгыльләнегез, яңа белем алыгыз. Сәламәтлегегез турында да онытмагыз.
Үлчәүләргә йолдызлар яңа хисләр әзерли. Эш алыштыруыгыз мөмкин. Элекке файдалы контактларыгызны барлый башларсыз, ләкин кирәк чакта ярдәмне бөтенләй башка яктан тоярсыз... Элек кулдан килгән мөмкинлекләр кабат кайтачак.
Чаяннар өчен ел укулар-белем алулардан һәм үз өсләрендә эшләүдән башланачак. Шулай да артыгын эшләргә кирәкмәс, чөнки моны беркем дә тиешенчә бәяләмәячәк. Фикердәшләр, дуслар табарга тырышыгыз.
Укчыларга килгәндә, 2020 елда аларның үз эчләренә бикләнүләре бар. Шулай ук алга планнар кору һәм үз-үзен анализлау белән дә шөгыльләнәләр. Сезнең өчен бу – мәхәббәт елы, һәм бар яклап та уңышлы ел булачак.
Кәҗәмөгезләрне эшләрендә уңыш көтә. Ләкин моның өчен алардан үз-үзләренә ышану һәм үҗәтлек таләп ителә. Елның беренче яртысын мөһим эшләргә багышлагыз, соңыннан уңышларын алырсыз.
Сукоярларга үзләренең хезмәтләренә нинди дә булса түләү алу өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Аларны эш урыннарында конфликтлар, хәтта карьерада түбән тәгәрәү көтә. Ләкин ел ахырына хәлләр яхшыга борылачак!
Балыкларга 2020 елда финанс килешүләре һәм кредитлар белән шөгыльләнү, шулай ук төрле җитди карарлар кабул итү киңәш ителми. Берникадәр вакытка тукталыш алыгыз һәм ниндидер җаваплы эшкә алынганчы ныклап уйлагыз.
Читайте нас: