Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
3 гыйнвар 2020, 13:22

Ак күсе елы ниләр вәгъдә итә?

Агымдагы елның хуҗасы – Кабанга алмашка Ак металл күсе киләчәк, диләр.

Күселәр йөгерек, җитез һәм тирә-юньгә бик исләре китми торган җәнлек булуы белән аерылып тора. Алар – оптимистлар, шулай да кәбисә елында эшләре гел уңышлы бармас: ак белән кара полосалар бер-берсен алыштырып кына торыр.
Гомумән алганда, әйбәт ел булачак, дип вәгъдә итә астрологлар.
Кәбисә елын начарга юраучыларның гына кәефе китәр.
Күсе елы шатлык китерсен өчен Яңа ел алдыннан күбрәк изге эшләр эшләргә өлгерергә, бүләкләргә акча кызганмаска һәм өйгә песи алып кайтырга киңәш итәләр.
КҮСЕ (1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020). Күсе үз билгесен яклап, хәленнән килгәнчә ярдәм итәчәк. Сезгә бары тик үзегезгә ышанырга гына кала. Бу елдагы сынауларны лаеклы узачаксыз. Җитәкчеләр белән конфликтка кермәгез.
ҮГЕЗ (1961, 1973, 1985, 1997, 2009). 2020 елда Үгезгә бик җиңел булмаячак. Мәсьәләләрне чишү өчен барлык ресурсларны кулланырга туры киләчәк, әмма бу сезгә җитди югалтуларсыз гына хәзерге яссылыкта калырга ярдәм итәчәк. Намуссыз юл белән килгән керемнәргә кызыкмагыз.
ЮЛБАРЫС (1962, 1974, 1986, 1998, 2010). Күсе елында гаилә тормышында һәм якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр проблемасы көтәргә мөмкин. Әгәр дә килешү юлларын бергәләшеп эзләмисез икән – авырлыклар һәм күңелсезлекләр озак көттермәс. Зирәгрәк, сабыррак һәм тыйнаграк булыгыз.
КУЯН яки МӘЧЕ (1963, 1975, 1987, 1999, 2011). Быел төпкә ятыгыз. Үзгәрешләрдән качыгыз, рухи яктан үсегез, бу елны үзегезгә һәм гаиләгезгә багышлагыз. Яңа мавыгу табыгыз, иң мөһиме, ул тынычландыра торган һәм күңелегезгә ятышлы иҗади шөгыль булсын.
АЖДАҺА (1964, 1976, 1988, 2000, 2012). Сез быел Күсенең иң төп каршылыгы. Кыен булачак. Үзегезнең идеалларыгыз өчен ахыргача көрәшегез. Югалтуларсыз булмаячак, әмма сез аны ышанычыгыз һәм нык булуыгыз белән минимумга калдыра аласыз.
ЕЛАН (1965, 1977, 1989, 2001, 2013). Хәйләкәр Елан киләсе елда Күсенең катгыйлыгы белән үзенең файдасы арасында баланс табачак. Алдагы ел гади булмаячак, әмма барысын да үзегез теләгәнчә эшләргә мөмкинлек туачак. Детальләргә игътибар итегез.
АТ (1966, 1978, 1990, 2002, 2014). Уңышлы ел, иң мөһиме, эмоцияләргә әзрәк бирелеп, логикага күбрәк таяныгыз. Бу конфликтларны җайга салырга һәм яңаларына юл куймаска ярдәм итәчәк. Гаиләгезгә игътибар бирегез, алайса алар үзләрен ташланган итеп хис итәчәк.
САРЫК яки КӘҖӘ (1967, 1979, 1991, 2003, 2015). Һөнәри өлкәдәге үсеш сезгә аягыгызга ныклап басу мөмкинлеге бирәчәк. Әмма барысы да сез теләгәнчә шома гына бармаячак. Сүзләр белән сак булыгыз, шәхси эшләрегезне тирә-юнегездәгеләр белән бүлешмәгез.
МАЙМЫЛ (1968, 1980, 1992, 2004, 2016). Эчке тоемлавыгызны тыңлагыз, шуңа таянып эш итегез. Ул сезне ялгыш адымнардан, дөрес булмаган карар кабул итүдән саклаячак. Ашыгыч нәтиҗәләр ясамагыз, әмма бик сузмагыз да.
ӘТӘЧ (1969, 1981, 1993, 2005, 2017). Үз-үзегезне ярату һәм мин-минлегегезне киметегез. Сүзгә килгән кешеләр белән арагызны җайлагыз, бәлки, килеп туган хәлдән чыгарга нәкъ алар булышлык итәр. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез, Күсе күңелсез сюрприз ясарга мөмкин.
ЭТ (1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018). Кәбисә елы булуыннан чыгып, хәлләргә йогынты ясарга тырышыгыз. Проблемалар уңаена акмагыз, әмма каршы барырга да кирәкми – күп көч түгәчәксез. Быел шулай ук кешеләр белән аларның биләп торган вазифасына карап аермыйча аралашу мөһим.
КАБАН (1959, 1971, 1983, 1995, 2007). Сезне Күсе елында мәхәббәт көтә. Зур, саф һәм матур. Аны беренче килеп туган авырлыклар каршында ук югалтмаска тырышыгыз. Алга таба барысы да җайланачак һәм сез үзегезнең бәхет кошын тотканыгызны аңлаячаксыз.
Читайте нас: