Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
20 октябрь 2019, 11:50

21–27 октябрьгә йолдызнамә

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

КУЧКАРлар, бу атнада матди хәлегезне яхшырту белән мәшгуль булырсыз. Чыгымнардан арынып торсагыз яхшырак булыр. Вакытыгызның күп өлешен гаиләгезгә багышлагыз. Туганнар һәм якын дуслар белән очрашу кәефегезне күтәрер. Ял көннәрегез күңелле үтәр.


ҮГЕЗБОЗАУлар, яңа идеяләрегезне башкаларга сөйләмәгез, югыйсә уңыш башка кешегә елмаерга мөмкин. Атна дәвамында тырышып эшләргә туры килә. Ял итәргә дә вакытыгыз булмавы ихтимал. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.


ИГЕЗӘКләр, сез яңа үрләр яуларга омтылырсыз, барысына да нәрсәгә сәләтле икәнегезне күрсәтәсегез килер. Атнаны үзегезне карауга багышласагыз уңышлы булыр. Шәхси тормышыгызга килгәндә, мөһим үзгәрешләр көтелми. Финанс мәсьәләсендә уңыш елмаер.
КЫСЛАлар, бу атна сезнең өчен иң мөһимнәрдән саналыр. Килеп чыккан проблемаларга игътибар бирегез. Алар сезне киләчәктә дә борчырга мөмкин. Атна ахырында тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Якыннарыгыз киңәш бирә калса, каршы килмәгез, файдага гына булачак.


АРЫСЛАНнар, күп кенә сорауларыгызга җавап табылмыйча калыр. Кыен хәлләр барлыкка килеп, аларны хәл итү белән мәшгуль булырсыз. Эшегездә башкалар өчен җаваплылык алмагыз. Бөтен мәшәкатьләрне дә онытып, гаиләгез белән берәр кая ял итәргә бару комачау итмәс.


КЫЗлар, бу атнада вакытыгызның күбрәк өлешен гаиләгезгә багышлагыз. Тормышыгыз җайлы гына барганга сездән көнләшүчеләр табылыр. Өйдә тавыш-гауга купмасын өчен якын кешегезгә һәм туганнарыгызга яхшы мөнәсәбәттә булыгыз, һәрвакыт ярдәм итеп торыгыз.


ҮЛЧӘҮләр, гаиләгездә якын кешегезгә карата игътибарыгызны арттырырсыз, тынычлык һәм бер-береңне аңлау булсын өчен барысын да эшләрсез. Атна уртасында эш буенча мөһим карарлар кабул итәрсез. Кыен вакытларда якыннарыгызга таяна аласыз.


ЧАЯНнар, яңа хезмәткәрләр алдында үзегезне яхшы яктан күрсәтергә туры киләчәк. Сез моңа ирешәчәксез дә. Шулай ук, финанс мәсьәләсе ягыннан уңыш елмаер. Уңышка ирешү нәтиҗәсендә, тагын яңа идеяләрегез туар, мөмкинлекләр киңәер. Яраткан кешегезгә бүләк ясарсыз.


УКЧЫлар, бу атнада, эш мәсьәләсенә килгәндә, үз фикерегезне якларга әзерләнегез, төгәллек таләп итә торган мәсьәләләрегез дә булыр. Бөтен эшкә дә курыкмыйча тотыныгыз. Атнаның икенче яртысын гаиләгезгә багышлагыз. Ял көннәрендә хыялларыгызны чынга ашырырсыз.


КӘҖӘМӨГЕЗләр, тормышка карашыгызны, башкаларга карата мөнәсәбәтегезне үзгәртегез. Югыйсә, кыен хәлдә калуыгыз бар. Бу атнага планнарыгыз юкка чыгарга мөмкин. Тиз арада аларны чынга ашырырга кирәк. Ял көннәрендә олы яшьтәге туганнарыгызга ярдәм кулы сузыгыз.


СУКОЯРлар, сәламәтлегегезгә игътибар итегез. Бигрәк тә, йөрәкне ныгыта торган витаминнар кулланыгыз. Барча хыялыгыз чынга ашсын өчен төптән уйлап эш итәргә кирәк. Психология фәне белән кызыксынып китүегез ихтимал. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, керем булыр.


БАЛЫКлар, ялгызларны яңа танышу-очрашулар көтә. Бәлки, кемдер насыйп ярын очратыр. Эш өлкәсенә килгәндә, тикшерү булырга мөмкин, шуңа мөһим эшләрне тиз арада тәмамларга тырышыгыз. Атна дәвамында төрле мәшәкатьле хәлләргә юлыгуыгыз ихтимал.
Читайте нас: