Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
5 октябрь 2019, 11:02

7–13 октябрьгә йолдызнамә

Киләсе атнага чишмәлеләргә йолдызнамә

Кучкарларга бу атнада җиң сызганып тир түгәргә туры киләчәк. Эш агачы китерер җимеш дигән кебек, кереме дә әйбәт булыр. Шуңа күрә тырышлык бушка китәр дигән уйларны куып, тырышып эшләргә дә эшләргә. 13е көнне сезне җитди һәм мөһим очрашу көтә. Ул яшәешкә булган карашыгызны тамырыннан үзгәртергә, тормышны яңадан башлау мөмкинлеге бирәчәк.


Үгезбозаулар үз кулы аша үткән документларга игътибарлырак булсын иде. Чөнки бер игътибарсызлык һәм саксызлык нәтиҗәсендә эшегезне һәм дәрәҗәгезне югалтуыгыз мөмкин. Өстәвенә гаиләдә дә бик үк тыныч мохит күзәтелми. Көн саен ызгыш-талаш. Моның иге-чиге булмас кебек. Сез дә, тормыш иптәшегез дә юл куярга ашыкмый.


Игезәкләрнең башы тормыш фәлсәфәсе белән каткан булса кирәк. Болай күп уйлансагыз, акылны җую куркынычы яный. Сөйгәнегезгә сезнең игътибар һәм кайгыртучанлыгыгыз җитми. Ә ялгызлар гомерлек мәхәббәтен очратырга ихтимал. Эштә үзегезне кулда тотарга тырышыгыз, чама хисен югалтмагыз.


Кыслаларга йолдызлар хис-кичерешләрен кулда тотарга киңәш итә. Кемнең дөрес икәнен ачыклаганчы, иң кулай вариант – юл куя белү. Бу атна бик киеренке булыр. Һәрьяклап сыналырсыз. Язмыш җиле сындырыр өчен мең төрле тозак корыр. Үзегезне «Барысы да вакытлыча, һәр нәрсә үтә», дип тынычландырып тору – әлегә иң яхшы чараларның берсе.


Арысланнарның финанс хәле уңай якка үзгәрер. Көтелмәгән керем кәефегезне күтәрер, эшкә теләкне арттырыр. Әлеге табышны кая куярга кирәклеген язмыш үзе күрсәтер. Сәламәтлекне ныгыту һәм, гомумән, профилактика максатыннан берничә анализ бирү, табиб белән киңәшләшү зыян итмәс.


Кызларга үзләренең буйсынын, сәламәтлеген һәм матурлыгын кайгыртырга вакыт. Атнаны тулаем үзегезгә генә багышлау яхшырак. Күптән диета тоту турында хыяллана идегезме? Вакыты җитте. Менә күрерсез, нәтиҗәсе озак көттермәс. Якын арага мөһим эшләр һәм җитди сәфәрләр планлаштырмагыз.


Үлчәүләрнең бер дә бетми кебек тоелган проблемаларына ниһаять нокта куелыр. Бу атнада барыннан да арынып ял итәрсез. Якын-тирәдәгеләр сезне куанычлы хәбәрләр белән сөендереп торыр. Бу атнада балаларга игътибарны арттыра төшү комачауламас. Юлда йөргәндә аеруча сак булыгыз. Ерак юлга чыгу өчен яхшы вакыт түгел, каршылыклар белән очрашуыгыз ихтимал.


Чаяннарга бернәрсәне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Хәзер беренче карашка юк кына кебек тоелган әйбер дә мөһим роль уйнарга мөмкин. 12се көнне килеп туган хәлне стандарт булмаган юл белән хәл итәргә туры килергә ихтимал. Ялларны якыннарыгыз белән табигать кочагында үткәрсәгез яхшырак.


Укчыларга бу атнада белемнәрен күтәрү зыянга булмас. Ә менә ялларны бераз кичектереп торырга туры килер. Эштә тырыш һәм эшсөючән булу сәбәпле, гел игътибар үзәгендә булырга туры килер. Борчылмагыз, сез моңа лаек. Мактау сүзләреннән борыныгызны гына чөймәгез. Өйдә якыннарыгыз белән бәхәскә кермәскә тырышыгыз.


Кәҗәмөгезләргә тиз арада барлык мәсьәләләрне хәл итәргә тырышырга кирәк. Һәм теләсә ничек түгел, бары уңай якка. Атна башына эшлекле

очрашуларны планлаштырсагыз күпкә уңышлырак булыр. Чөнки бу көнне уңыш сезнең яклы дип фаразлый йолдызлар. Буш вакытыгызны ял итүгә (китап укуга, кул эшләренә, йогага) багышлагыз.


Сукоярларга йолдызлар эшкә чумарга тәкъдим итә. Финанс хәлен уңай якка үзгәртү өчен бик уңышлы вакыт. Шуңа күрә, акчага кытлык кичермәсәгез дә, кул кушырып утырмагыз. Акчаның беркайчан да артык булганы юк. Әле кирәкмәсә арытаба кирәге чыгарга мөмкин. Кулыгызга керергә торган табышны ычкындырмагыз.


Балыкларга үзләре генә калып уйлану, медитация комачау итмәс. Берни вәгъдә итмәгән кыска вакытлы роман файдалы булыр. Бу арада кәефегез гел төшеп тора. Төшенкелеккә бирелмәс өчен үзегезне бүләкләр белән сөендереп тору – кулай вариант. Ялларны дусларыгыз белән кафеда үткәрү уңай нәтиҗә бирер.
Читайте нас: