Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
7 сентябрь 2019, 16:06

Киләсе атнада йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Бу атнага чишмәлеләр өчен йолдызнамә

Кучкар. Атна Кучкарлар өчен сюрпризлардан тора. Һәр сүзне уйлап әйтергә, эшкә тотынганчы җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәк. Сәламәтлеккә игътибарны арттыру комачау итмәс.


Үгезбозау. Бөтен нәрсә дә сез дигәнчә генә бармавы эчегезне пошыра. Хәлләр җайланганны көтәргә генә кала. Озак еллар кү-решмәгән танышларыгыз, туганнарыгыз кунакка килеп чыгар.


Игезәкләр. Кәефегез гел үзгәреп торуга карамастан, максат һәм планнарыгыз турында онытмыйсыз. Ниһаять, күптән борчып торган проблемаларыгызны җиңеп чыгарсыз.


Кысла. Кәефегез гел үзгәреп торуга карамастан, максат һәм планнарыгыз турында онытмыйсыз. Ниһаять, күптән борчып торган проблемаларыгызны җиңеп чыгарсыз.


Арыслан. Хыяллар тормышка ашарга мөмкин. Энергияләре ташып тора, сәламәтлекләренә дә күз тимәсен. Шулай да масаймагыз, энергиягезне дөрес итеп бүлегез.


Кыз. Кызларның башлары белән эшкә чумган мәле. Атна ахырында кулга зур суммада акча керәчәк дигән өмет аларның эшләү теләген тагын да арттыра.


Үлчәү. Эштә ыгы-зыгы, күңелсез хәлләр килеп туарга мөмкин. Юкка борчылмагыз, барысы да үзегезнең бу проблемага нинди яссылыктан каравыгызга гына бәйле.


Чаян. Чаяннарга бөтен дөньясы каршы сыман булып тоела. Бары тик тынычланырга һәм эмоцияләрегезне бераз йөгәндә генә тотарга өйрәнергә кирәк. Өстегезгә артык күп җаваплылык алмагыз.


Укчы. Укчыларда үз-үзенә ышаныч туар һәм вак-төяккә дә шатланып, кәефләнеп йөрер. Алар бар нәрсәдә күңел тынычлыгы табар. Бу халәт баш-аяк белән эшкә чумарга комачау итмәячәк.


Кәҗәмөгез. Гадәтләнгән эш бертөрле һәм кызыксыз булып тоела башлар. Үзегезне бүтән бер яңа өлкәдә сынап карыйсыгыз, яңа һөнәрләр үзләштерәсегез килер. Кызыклы тәкъдим булуы ихтимал.


Сукояр. Эш дип башыгызны ташлап эш-ләүнең нәтиҗәләре дә озак көттермәс төсле. Ләкин организмыгыз сезгә «игътибар кирәк» дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.


Балык. Балыклар моңа кадәр кыюлыгы җит-мәгән эшкә алыначак. Балыклар өчен быел иң мөһиме – гаилә. Вакытыгызны гаиләгә күбрәк бүләргә, ялларны бергә үткәрергә тырышыгыз.
Читайте нас: