Чишмэ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
1 сентябрь 2019, 11:35

2019 елның 2–8 сентябренә йолдызнамә

Чишмәлеләр өчен киләсе атнага йолдызнамә

КУЧКАР. Бу атнада шәхси тормышыгызны җайлау иң мөһим бурыч булып тора. Төрле вакыйгалар булырга ихтимал. Нинди генә эшкә тотынырга уйласагыз да, сабырлык һәм тырышлык сорала. Якыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ. Кәефегез начар булып, авыр сүз әйтеп якыннарыгызны үпкәләтүегез бар. Ләкин сезнең нинди кеше икәнегезне алар белә, дәшмичә калуларына аптырыйсы юк. Ял көннәрендә саф һавада йөрегез, күбрәк вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз.


ИГЕЗӘК. Атна вакыйгаларга бай булыр. Шәхси тормышыгызны җайлау өчен акыл белән эш итү мөһим. Эш мәсьәләсенә килгәндә, уңышларыгыз белән мактанмаска кирәк, чөнки ул бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Дусларыгыз һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торыр.


КЫСЛА. Шәхси тормышыгызга килгәндә, күңелегез нәрсә әйтә, шулай эшләгез. Очрашып йөргән кешегез сезгә туры киләме-юкмы, шуны ачыкларга тырышыгыз. Яңа танышу-очрашулар да булуы ихтимал. Алар нәрсә вәгъдә итәр, әлегә билгесез. Ялгыш адымга барудан сакланыгыз.
АРЫСЛАН. Бу атнада берәр нәрсәгә ирешергә телисез икән, бик үк уңышлы килеп чыкмаска мөмкин, вакытыгызны бушка үткәрү генә булуы ихтимал. Уңышка ирешер өчен барысын да төптән уйларга кирәк. Ял көннәрендә сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз.


КЫЗ. Тиздән сезгә уңыш китерерлек эш табарсыз. Шуңа карамастан, игътибарлы булыгыз. Финанс мәсьәләсендә керем көтелә. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы, яраткан кешегезгә карата игътибарыгызны күрсәтергә жәлләмәгез. Ял көннәрендә туганнарыгыз белән күрешү күңелле үтәр.
ҮЛЧӘҮ. Үзегезгә нәрсә кирәген аңлап бетермисез, ахры. Буталчык хәлләр аркасында тынычлыгыгыз югалыр. Якыннарыгыздан ачу алмагыз, ә киресенчә, аларның хатасын гафу итегез һәм ярдәм итәргә тырышыгыз. Хыялларыгыз күп булса да, аларның берсен генә чынга ашырырга туры киләчәк.


ЧАЯН. Атна дәвамында сез алдау юлы белән үзегезгә файда китерү турында уйларсыз. Башкалар турында уйламассыз. Финанс хәлегезне җайга салырга, баерга дигән теләгегез көчле. Шулай ук туганнар дип тормассыз, сездә барысы белән идарә итү теләге туар.


УКЧЫ. Яңа идеяләргә бай булырсыз. Аларны берәр кая язып бару комачауламас. Кайбер уйларыгыз шәхси тормышыгыз белән бәйле булыр, аңа үзгәрешләр кертергә әзерләнегез. Атнаның икенче яртысында финанс мәсьәләсен хәл итәрсез, яхшы керем булуы ихтимал.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Сез нәрсә эшләргә кирәген беләсез, бөтен көчегезне җыеп, тотынырга кирәк. Вакытны бушка үткәрмәгез. Атна уртасында кәефегез төшәр. Шуның аркасында туганнарыгыз белән мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Юлга чыгу көтелә. Сезне яңа эшлекле очрашулар көтә.


СУКОЯР. Атна буена күтәренке кәефтә булырсыз. Бу сезнең өчен уңышлы атна. Сезне дусларыгыз белән күңелле очрашулар, күңелле вакыйгалар көтә. Шундый атна белән эш мәсьәләсен хәл итәргә вакытыгыз да, теләгегез дә булмас.


БАЛЫК. Атна башыннан котлаулар кабул итәрсез. Чөнки сез уңышка ирешкән кеше. Башкаларга да киңәшләрегез белән ярдәм итәрсез. Ә шәхси тормышыгызга килгәндә исә, хәлләр тотрыклы. Яраткан кешегез белән хисләрегезнең тәмамланырга мөмкин булуы борчыр.
Читайте нас: