Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
24 август 2019, 18:01

Киләсә атнага йолдызлар фаразы

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Элек башланган вакыйгалар агышын туктатырга җыенмагыз – көчегезне юкка гына сарыф итәрсез. Уйлап карагыз әле: бәлки һәр эшнең дә файдалы яклары бардыр? Якыннарыгыз белән аңлашылмаучанлыклар туса, борчылмагыз, барысы да җайланыр.


Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Атнагыз киеренке башланган идеме? Тынычланыгыз – хәл яхшы якка үзгәрә. Үзегездә моңа кадәр булмаган билгелелек пәйда булуын тоярсыз. Яңа эшләр башларга курыкмагыз. Элеккеге һәм яңа танышларыгыздан кызыклы тәкъдимнәр көтегез. Ялларда сюрпризлар гаҗәпкә калдырыр.


Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Ашыгыгыз – моңа кадәр катлаулы тоелган бурычларны үтәр өчен берничә көн вакытыгыз бар. Моңа кадәр тынгылык бирмәгән сораулар да хәл ителергә мөмкин. Кешеләр белән җылы мөнәсәбәттә булсагыз, сезгә берәү дә каршы килмәс. Ә башкалар булышлыгы сезгә кирәк булырга мөмкин.


Кысла (22 июнь – 22 июль)

Барысы да уңышлы гына бара. Сезгә фәкать тәвәккәл булырга һәм урында тукталып калмаска гына кирәк. Яхшы яңалыклар, кызыклы тәкъдимнәр көтелә. Эш урынында яхшы якка җитди борылыш ясый алырсыз. Куркып кына калмагыз. Гомумән, бу 7 көндә яңалыкка омтылу, күбрәк мәгълүмат тупларга тырышу кирәк.


Арыслан (23 июль – 23 август)

Кайчандыр җибәргән ялгышыгызны искә төшерсәләр, үпкәләмәгез, ә төзәтергә тырышыгыз. Моңа кадәр киеренке сакланган мөнәсәбәтләр җайланыр. Сезгә ачулы булган кешеләр тынычланып калыр. Акча белән сак эш итегез. Аеруча атна азагында.


Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Вакытны бушка сарыф итмәскә кирәк. Вак-төяк эшләр белән мавыгу өчен кулай вакыт түгел. Чөнки мөһимрәк эшләр дә җитәрлек. Гадәти булмаган тәкъдимнәр сездә кызыксыну уятырга тиеш. Ә уңышка ирешү эшкә никадәр тизрәк өйрәнүгә бәйле булачак.


Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Моңа кадәр сезнең яклы булган кешеләр бүген инде сезне тәнкыйтьләргә дә мөмкин. Кәефегез кырылмасын – мөнәсәбәтләр дә тизрәк җайланыр. Эштә киеренкелек хөкем сөрә. Көчегезне эшкә җигеп башкалар булдыра алмаган уңышка да ирешә алырсыз. Гаиләгезгә вакыт кызганмагыз.


Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Барысы да җиңел генә бирелми. Шулай да атна шактый уңышлы булачак. Катгый булуыгыз нәтиҗәсендә эштә шактый уңышлар көтә. Эшлекле булган мөнәсәбәтләрнең романтик төсмер алуы да бар. Планлаштырган эшләрне башкарып калырга тырышыгыз, теләмәгәннәрен дә иртәгәгә калдырмагыз.


Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Эшләр авыр барса да, уңышка ышаныч югалтмавыгыз куандыра. Мөстәкыйль башлаган эштә фикердәшләр дә табылыр. Романтик мизгелләргә бай вакыт. Әмма яшь Укчылар, башларын югалтып, хаталар җибәрә күрмәсен. Вәгъдәләр бирергә ашыкмагыз, үтәве кыен булуы бар.


Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Тынгысызланыр өчен сәбәп юк. Атна белем арттыру һәм эш өчен кулай. Күп мәгълүмат туплау нәтиҗәсендә ниндидер серләр дә ачылыр. Әмма барысын да ачыктан-ачык сөйләргә ашыкмагыз. Финанс өлкәсе тотрыклы, сату-алулар өчен дә кулай вакыт.


Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Файдалы һәм нәтиҗәле вакыт. Өйрәнүләр, сорауларны хәл итү, максатларга ирешү өчен дә җай чыгар. Эштә озак вакытны колачлаган тәкъдимнәр дә булырга мөмкин. Җавап биргәнче, бу хакта ныклап уйлагыз. Шәхси мөнәсәбәтләр бераз киеренкерәк.


Балык (19 февраль – 20 март)

Бу атнадан уңышлы көннәр башлана. Шул ук вакытта эшегезнең күп булуына да әзер торыгыз. Хәтта кайчандыр башкаларга ышанып тапшырган эшне дә үзегезгә башкарырга туры килергә мөмкин. Чөнки мөстәкыйльлек өчен шәп вакыт. Кирәк-ярак сатып алудан рәхәтлек кичерерсез.
Читайте нас: