Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
3 август 2019, 11:48

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

5–11 августка йолдызнамә

КУЧКАР. Сезне бик кызыклы һәм мавыктыргыч атна көтә. Бөтен игътибарны мөһим максатларга юнәлтеп, вак-төяк мәшәкатьләрне читкә куеп торуыгыз нәтиҗәлерәк булыр.


ҮГЕЗБОЗАУ. Бу атна сезнең өчен яхшы яңалыкларга һәм сезнең өчен файдалы эшлекле тәкъдимнәргә бай булачак. Көтелмәгән бүләк кулыгызга килеп керергә мөмкин, аны рәхмәтле булып кабул итә белегез.


ИГЕЗӘКЛӘР. Күңелле сюрпризлар, көтелмәгән язмыш борылышлары атнасы.


КЫСЛА. Хис-тойгыларыгызны контрольдә тотыгыз. Хәзер мөнәсәбәтләр ачыклау өчен иң яхшы вакыт түгел. Көтелмәгән җирдән акча керүе һәм кәгазь эшләре белән бәйле мәшәкатьләр килеп чыгуы мөмкин.


АРЫСЛАН. Мөһим эшләр башкару отышлы, чөнки мәшәкатьләр тиз һәм җайлы чишелә. Талантларыгызны күрсәтер өчен мөмкинлекләр бер-бер артлы чыгып кына торачак.


КЫЗ. Моңарчы яшеренеп яткан иҗади потенциалыгызны куллану мөмкинлеге чыгар. Эш белән бәйле мөнәсәбәтләрнең романтик мөнәсәбәтләргә әверелү ихтималы зур.


ҮЛЧӘҮ. Тирә-юнегездәге кешеләрне яңартуга китерүче хәл туарга мөмкин. Әгәр сабыр булмасагыз, яныгыздагы кирәк кешеләрне, дусларыгызны югалту мөмкинлеге бар.


ЧАЯН. Эштә көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы мөмкин. Шунлыктан пөхтә булу һәм җыелып йөрү комачау итмәс. Бу үз чиратында атнаны тыныч кына тәмамларга мөмкинлек тудырачак.


УКЧЫ. Моңарчы җавабы булмаган сорауларыгызга җавап табарсыз. Үзегез һәм якыннарыгыз өчен бик күп файдалы эшләр башкара аласыз.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Эштә бар да тыныч һәм үзгәрешсез кала бирә. Үсеш һәм яраткан шөгыльләр өчен вакыт табарга мөмкинлек булачак. Җәйне бушка уздырмагыз – ял итегез, җәйнең һәрбер көненең рәхәтен күрергә тырышыгыз.


СУКОЯР. Бераз мәшәкатьле, ләкин уңышлы атна. Моңарчы алынырга куркып торган зур эшләрне дә артык көч түкми генә башкарып чыгарсыз.


БАЛЫК. Үзегезгә яңа шөгыль табарсыз. Якыннарыгыз белән башкарган эш уңышлы булыр. Өй эшләренә һәм гаиләдәгеләргә күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, алайса сезне ваемсызлыкта гаепләүләре бар.
Читайте нас: