Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
30 июнь 2019, 11:43

1–7 июльдә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар. Тормыш иптәшегез, балаларыгыз белән аралашыгыз. Алар сезнең игътибарга мохтаҗ. Бу көннәрдә сезгә эш һәм хезмәттәшлек тәкъдим итүчеләр күп булыр. Ләкин барлык тәкъдимнәрне дә кабул итәргә ашыкмагыз, күбесе ялган булыр.


Үгезбозау. Җәйнең икенче ае сезнең өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Өстәмә белем аласыгыз киләме, яңа эшкә күчәсезме, әллә бөтенләй тормышыгызны тамырдан үзгәртәсезме... Йолдызлар сезнең барлык башлангычларыгызны да хуплый.


Игезәкләр. Бик кызыклы, тынгысыз көннәр көтә сезне. Көндез эшкә чумып, кичен кәеф-сафа корып йөрсәгез дә, көчегез ташып торачак. Тормышның һәр минутыннан тәм табып яшәргә тырышыгыз, бер генә секундыгызны да әрәм итмәгез.


Кысла. Йортны гына түгел, тормышны да тәртиптә тотарга кирәк. Дусларыгызны «чистартыгыз». Бары тик чын кешеләрне генә яныгызда калдырыгыз. Искелектән котылмыйча, тормышка яңалык кертеп булмый.


Арыслан. Уңышка ышанган кеше генә максатына ирешә ала. Шуны онытмагыз. Арыслан башкалар янында үзен патша кебек горур тотарга тиеш. Бу очракта гына янәшәдәгеләрегезнең хөрмәтен яулый алырсыз.


Кыз. Бу атнада вак-төяк мәшәкатьләргә чумарсыз. Барысын да үзегезгә хәл итәргә туры киләчәк. Туганнарыгыз белән бәхәскә кермәгез, бу кәефегезне генә түгел, саулыгыгызны да какшатырга мөмкин. Вакытында йокларга ятыгыз, артык борчылмагыз.


Үлчәү. Кайчандыр яраткан кешегезне кабат очратырга мөмкинсез. Иске хисләр кабат кабыныр. Артык хискә бирелү кабат ярык тагарак алдында калдырырга мөмкин. Эш мәсьәләсендә юл куярга өйрәнегез, сабыррак булыгыз.


Чаян. Тышкы кыяфәтегезне, киенү стилен тулысынча үзгәртәсегез килер. Бу тормышыгызда да үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Бәлки күптән көтелгән мәхәббәтегезне очратырсыз. Пар сайлаганда акыл түгел, ә йөрәк кушканча эшләгез.


Укчы. Шәхси тормышыгызны җайга салуга, эштә дә уңыш елмая башлаячак. Начар гадәтләрегездән дә котылырга вакыт. Дөрес итеп туклана башлагыз, спорт белән шөгыльләнү дә комачауламас. Үз холкын йөгәнли алган кеше генә уңышка ирешә ала.


Кәҗәмөгез. Мөһим эшләрне, кирәкле очрашуларны икенче көнгә калдырмаска тырышыгыз. Берәр карарга килергә кирәк икән, аны бары тик үз тоемлавыгызга таянып кына башкарыгыз. Сезнең усаллык аркасында, бер гаепсез кешеләр зыян күрергә мөмкин.


Сукояр. Эш икенче планга калыр, беренче урында сәламәтлек булырга тиеш. Айлар буе җыелып килгән арыганлык үзен сиздерергә мөмкин. Үзегезгә берничә көн ял оештырып алыгыз. Бу тормыш мәшәкатьләреннән бераз гына арындырыр.


Балык. Яшәү рәвешегез тәгәрмәч эчендә йөгерүче тиенне хәтерләтә. Тын алырга да вакытыгыз булмаска мөмкин. Беренче чиратта тиз арада акча китергән эшкә алыныгыз, бар көчегезне карьера төзүгә багышлагыз.
Читайте нас: