Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
20 гыйнвар 2019, 17:31

21–27 гыйнварга йолдызнамә

Йолдызлар фаразы.

КУЧКАР. Эш белән мавыгып шәхси тормышыгызга хилафлык китерә күрмәгез. Вакыт-вакыт тәнәфес ясап алу кирәк.


ҮГЕЗБОЗАУ. Һәрнәрсәнең үз вакыты, үз урыны. Эшегезне ахырына кадәр җиткерә алмасагыз да, күңелсезләнмәгез.


ИГЕЗӘКЛӘР. Якыннарыгызның күңелен күрегез. Кызу канлы булуыгыз кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин.


КЫСЛА. Сайлау алдында калырсыз. Киләчәктә үзегезгә кулайрак булачак юлны сайлагыз.


АРЫСЛАН. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Өстәмә керем чыганагы табу өчен мөмкинлекләр бар.


КЫЗ. Иҗади башлангычлар өчен кулай чор. Чынбарлыкка күз йомып, хыялларга бирелүдән сак булыгыз.


ҮЛЧӘҮ. Ялгышларны төзәтү турында уйларга кирәктер. Язмышыгызны үзгәртә ала торган кешене очратуыгыз ихтимал.


ЧАЯН. Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүдән сакланыгыз. Шулай да үз эчегезгә бикләнмәгез.


УКЧЫ. Бурычка акча алмагыз. Һәр теләгән әйбер сезнеке булырга тиеш дигән кагыйдә юк.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Соңгы арада булып узган вакыйгалар күңелегезгә тынгылык бирми. Хисләрегезне йөгәнләргә тырышыгыз.


СУКОЯР. Матди яктан уңышлы атна. Иске хисләр кабынып китмәс өчен үзегезне контрольдә тотыгыз.


БАЛЫК. Дуслык төшенчәсен бик югары бәялисез. Янәшәгездә бөтерелүчеләрнең күбесе сездән файдалана гына.
Читайте нас: