Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
13 гыйнвар 2019, 16:43

14–20 гыйнварга йолдызнамә

Йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итә.

Кучкар. Алда яңа танышулар, аралашулар көтә. Ялларда кунаклар килер. Бурычка акча бирмәгез, кире кайтармаулары бар. Алда сезне карьера үсеше көтә.


Үгезбозау. Хәзер бар көчне күптән хыялда йөргән эшләрне тормышка ашыруга бирергә кирәк. Атна финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай.


Игезәкләр. Үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртырга өйрәнегез. Зур әйберләр сатып алу мөмкинлеге туа. Юлга чыгучылар күңелле тәэсирләр алачак.


Кысла. Тормышта күңелле вакыйгалар булачак. Сүзегезне уйлап кына әйтегез, башкаларны үпкәләтү куркынычы бар. Яңа проектка курыкмый алынырга була.


Арыслан. Гаиләдә тынычлык саклау өчен хәләл җефетегезнең сүзләренә колак салырга кирәк. Эштә уңышка ирешү мөмкинлеге зур, активрак булыгыз.


Кыз. Планнарга үзгәрешләр кертергә туры килә. Кыенлыклар туганда, якыннарыгыз гел янәшәдә булачак. Белемне күтәрү өстендә эшләргә вакыт.


Үлчәү. Карарлар кабул иткәндә, эчке сиземләү сәләтенә таянырга була. Ялларны гаиләгә багышлый аласыз. Күптәннән борчыган эшләрне тәмамлау җае чыгачак.


Чаян. Атна бик тыныч узачак. Күбрәк аралашыгыз, ялгызларның пары булырдай кешене очрату мөмкинлеге бар. Командировкага баручыларның юллары уңа.


Укчы. Бурычка акча алу өчен уңайлы вакыт түгел. Кәгазь эшләре уңышлы хәл ителә. Ялларда кибетләрдә йөрмәгез, зур әйберләр сатып алмаска тырышыгыз.


Кәҗәмөгез. Барлык проблемаларны берьюлы хәл итәргә алынмагыз, бу мөмкин түгел. Эштә үзеңнең тәҗрибәңә һәм белемеңә генә таянырга кирәк.


Сукояр. Атна күңелле вакыйгаларга бай була. Эштә хезмәттәшләрегезнең киңәшләренә колак салырга кирәк. Мәшәкатьләр турында онытып бераз ял итегез.


Балык. Бу атнада очрашулар, аралашулар күп булса да, әлегә җитди мөнәсәбәтләргә өметләнмәгез. Эштә тыгызрак чак, әмма бар эшләрне башкарып чыгарлык көч табарсыз.
Читайте нас: