Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
30 декабрь 2018, 12:55

Сары җир кабаны елы ниләр вәгъдә итә?

Яңа 2019 ел килә. Кытай календаре буенча ул Сары җир кабаны елы.

Астрологлар әйтүенчә, Кабан елы зур мөмкинлекләр һәм куанычлы яңалыклар алып киләчәк. Барлык үпкәләр онытылыр, күптән сүзгә килеп йөрүчеләр дә дуслашыр. Мәхәббәтен көткәннәр гомерлек ярын очратыр. Гомумән, бу ел Эт елына караганда шактый яхшырак узачак, ди күренекле белгечләр. Яңа ел һәрберебезгә яхшы хәбәрләр, яңа сөенечләр, иминлек алып килсен! Төкле аягың белән, Кабан елы!


КАБАН. Кабан елында туучылар күп эшләячәк һәм үз эшләренә бик җаваплы караячак. Ел уртасына финанс хәлләр яхшырыр. Йолдызлар акчагызны җыеп барырга, кирәккә-кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә киңәш итә. Сез үтә ярдәмчел, иң тәүдә башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртасыз. Йолдызлар бу елда башкаларның проблемасын йөрәгегезгә бик якын алмаска киңәш итә.


КҮСЕ. Кабан елы уңышка бай. Ел уртасында йолдызлар үтә дә сак булырга киңәш итә. 2019 ел мәхәббәттә зур уңышлар вәгъдә итә. Ялгызлар гомерлек парын очратыр. Күптән бергә булганнар көтелмәгән бүләкләргә, күңелле вакыйгаларга куанып бетә алмас. Тормышка җиңелрәк карагыз. Юкка-барга борчылу нерв системасын какшатуга китерә. Җиңел спорт төрләре белән шөгыльләнегез.


ҮГЕЗ. Сезне хәерле үзгәрешләр көтә. Һөнәри өлкәдә яңа мөмкинлекләр туачак. Уңышка ирешер өчен актив һәм тәвәккәл булырга кирәк. Күңелле мәшәкатьләр мәхәббәтегезне яңартыр. 2019 елда кавышкан парлар бәхетле гомер кичерәчәк, дип фаразлана. Шуңа да үз почмагыгызда бикләнеп утырмагыз, төрле чараларда катнашыгыз, танышыгыз, кавышыгыз!


ЮЛБАРЫС. 2019 елда кул кушырып утырырга туры килмәс. Бу ел тормышыгызны бар яклап яхшыга үзгәртергә мөмкин. Шәхси өлкәдә зур үзгәрешләргә әзер булыгыз. Ел романтик очрашулар, күңелле маҗаралар, сөенечле вакыйгаларга бай булмакчы. Бу елны танышкан парлар, һичшиксез, кавышачак, ди йолдызлар. Бала турында хыялланганнар теләкләрен тормышка ашырачак.


КУЯН. Кабан Куянга ел әйләнәсенә ярдәм итеп торачак, теләсә нинди эшкә тотынырга була. Матди хәлегез яхшырачак. Яңа кызыклы тәкъдимнәр кабул итәчәксез. Мәхәббәт фронтында – идиллия, тынычлык һәм гармония. Әлегә үз тиңе белән кавышмаганнар бу елда, һичшиксез, гомерлек ярларын очратып, бәхетле гомер кичерәчәк. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.


АЖДАҺА. Йолдызлар 2019 ел бәхетле һәм үтә дә уңышлы булыр дип фаразлый. Бу яңа эш урыны, матди тотрыклылык булырга мүмкин. Бизнес ачарга теләүчеләргә зур уңыш елмаер. 2019 ел – үткәндәгеләр белән хушлашу елы. Уңышсызлыкка дучар булган мөнәсәбәтләрдән арынып тормышыгызны өр-яңа биттән башлап җибәрегез. Яңа елда яңа танышлар, яңа мәхәббәт, яңа бәхет көтә.


ЕЛАН. Кабан елында Сезнең алда күп ишекләр ачык булыр. Карьера баскычыннан югары күтәрелә һәм өстәмә керемгә ия була аласыз. Күпләр яшәү урынын үзгәртер, яңа эш табар. Яңа ел яңа тормыш башлау өчен менә дигән вакыт! Могҗизаларга бай ел көтә. Гомерлек ярыгызны очратып, гаилә корып җибәрүегез ихтимал. Начар гадәтләр белән гомерлеккә хушлашып, спорт белән шөгыльләнә башлагыз.


АТ. Ат елында туучы эшсөярләргә армый-талмый, баш күтәрми эшләргә туры килер. Бу елда күптән хыялланган эш урынын тәкъдим итүләре бар. Тик ризалашыр алдыннан якыннарыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, тыныч, гармониягә бай тормыш көтә. Гашыйк парлар гаилә гору турында уйланыр. Сәламәтлегегезгә ныграк игътибар бирегез.


КӘҖӘ. Кәҗә елында туучыларны куанычлы вакыйгалар көтә. Май-июнь айларында уңыш мәйданында тантана итәрсез. Финанс өлкәдә тоткарлыклар булмас, дип көтелә. Шәхси өлкәдә тынычлык һәм гармония хөкем сөрер. Яңа танышулар, искиткеч матур очрашулар күңелегезгә хуш килер. Мәхәббәтегезне ерак җирләрдән эзләмәгез, ул якында гына. Сәламәтлеккә килгәндә, бар да әйбәт булыр.


МАЙМЫЛ. Сезне уңай үзгәрешләр көтә, ул тормышның барлык өлкәләренә кагылачак. Укуда да, эштә дә уңышларга әзер булыгыз. Иң актив чор ел уртасына туры килер. 2019 ел романтик мизгелләргә бай булыр. Сөекле кешегез белән икәү генә сәяхәткә барып, мәхәббәтегезне яңартыгыз. Күптән бергә булган парлар бу елны мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләк белдерер.


ӘТӘЧ. Хезмәт баскычлары буенча күтәрелү ихтималы зур. Һөнәри өлкәдә һәрчак тынычлык саклап калырга тырышыгыз. Шулай гына уңышка ирешә алырсыз. Хыялларны тормышка ашыруда артык активлык, үз дигәнегездә торучанлык бу елда комачаулар гына. Шәхси өлкәдә, киресенчә, кыюрак булырга кирәк. Сөйгән ярыгыз Сездән беренче адымны көтә. Йөрәгегезне тыңлагыз.


ЭТ. Сезне тыныч, уңышлы ел көтә. Бу елны күптән күңел түрендә йөрткән хыялларны тормышка ашыра алырсыз. Перспективалы эш табарсыз, яңа һөнәрләр үзләштерерсез. Сөекле кешегез белән бергә сәяхәткә барсагыз, мөнәсәбәтләрегез ныгыр. Парсызлар да нәкъ сәяхәтләр вакытында үз ярларын табарга бик мөмкин. Сәламәтлегегезне саклагыз.
Читайте нас: