Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
23 декабрь 2018, 13:16

24–30 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар. Алда яңа танышулар, аралашулар көтә. Ялларда кунаклар килер. Бурычка акча бирмәгез, кире кайтармаячаклар.


Үгезбозау. Хәзер бар көчне күптән хыялда йөргән эшләрне тормышка ашыруга бирергә кирәк. Атна финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай.


Игезәкләр. Үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртырга өйрәнегез. Зур әйберләр сатып алу мөмкинлеге туа. Юлга чыгучылар күңелле тәэсирләр алачак.


Кысла. Тормышта күңелле вакыйгалар булачак. Сүзегезне уйлап кына әйтегез, башкаларны үпкәләтү куркынычы бар.


Арыслан. Гаиләдә тынычлык саклау өчен хәләл җефетегезнең сүзләренә колак салыгыз. Эштә уңышка ирешү мөмкинлеге зур, активрак булыгыз.


Кыз. Планнарга үзгәрешләр кертергә туры килә. Кыенлыклар туганда, якыннарыгыз гел янәшәдә булачак. Белемне күтәрү өстендә эшләргә вакыт.


Үлчәү. Карарлар кабул иткәндә, эчке сиземләү сәләтенә таянырга була. Күптәннән борчыган эшләрне тәмамлау җае чыгачак.


Чаян. Атна бик тыныч узачак. Күбрәк аралашыгыз, ялгызларның үз парын очрату мөмкинлеге бар. Командировкага баручыларның юллары уңа.


Укчы. Бурычка акча алу өчен уңайлы вакыт түгел. Кәгазь эшләре уңышлы хәл ителә. Кибеттән зур әйберләр сатып алмаска тырышыгыз.


Кәжәмөгез. Барлык проблемаларны берьюлы хәл итәргә алынмагыз. Эштә үзеңнең тәҗрибәңә һәм белемеңә генә таянырга кирәк.


Сукояр. Күңел күтәренкелеге тормышка романтика кертә. Эштә хезмәттәшләрегезнең киңәшләренә колак салырга кирәк.


Балык. Очрашулар, аралашулар өчен вакыт табып булса да, әлегә җитди мөнәсәбәтләргә өметләнмәгез. Эштә тыгызрак чак.
Читайте нас: