Чишмэ
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
27 март , 10:15

Кыярларның тәүге җимшәннәре күренә башлады

Язгы кояш үзенең җылы нурлары белән җиһанны иркәли башлау белән, бакчачылар үсентеләр чәчү турында уйлана.

Кыярларның тәүге җимшәннәре күренә башлады
Кыярларның тәүге җимшәннәре күренә башлады

Язгы кояш үзенең җылы нурлары белән җиһанны иркәли башлау белән, бакчачылар үсентеләр чәчү турында уйлана.

Үземне зур стажлы бакчачы дип әйтә алмыйм, әмма тәрәзә төбендәге ике зур стеллажда яшелчә үсентеләре үсеп утыра. Ике теплицабыз һәм сигез сотыйлы җир участогыбыз бар.

Балалар үсә төшкәч алар өчен үзебезнең бакчада иртә өлгерешле кыярлар үстерә башладым. Гадәттә, сабыйлар яңа гына өзеп алынган кыяр кимерергә ярата, аларны табигый шартларда үскән ризыклар белән сыйлыйсы килә. Кышның тәүге көннәрендә киштәләрдә күпләр яраткан төрлеөрле петуния үсентеләре күренә башлый.

Төрле яшелчәләр белән тәҗрибәләр үткәрергә яратам. Орлык сайлаганда борыч, помидор һәм кәбестәнең төрле төстәге сортларына өстенлек бирәм. Мәсәлән, үткән елда шәмәхә төстәге борыч һәм күмер кебек кап-кара помидор барлыгы турында белдем. Безнең бакча төрле төсләргә күмелеп утырды. Ә түтәлләр арасындагы юл буйлары гадәти булмаган сортлы шау чәчәктә утыручы һәм декоратив үсемлекләр белән капланды.

Минемчә, бакча канәгатьлек хисе, соклану уятырга тиеш, шуңа күрә тормыш иптәшем белән елдан-ел эшне җиңеләйтергә тырышабыз, ярый әле моның өчен тамчылап су сиптерү системасы һәм аккумуляторлы бакча кораллары бар.

Быел өйдә яшелчә культураларының тәүге шытымнары февраль башында ук күренде. Кояш әлегә саран караганга күрә, тәҗрибә үткәреп карау өчен өйдә тәрәзә төбендә дә үсә торган сортларны сайладык. Кыярларның тәүге җимшәннәре күренә башлады инде, чиратта помидор һәм хәтта борчак та бар. Чәчәкләрдән быел беренчегә лаванда чәчтек. Кибетләрдән алган унлап розаны чүлмәкләргә күчереп утырттым. Алар да тәрәзә төбен тутырып үсеп утыралар.

Хәзер үсентеләрне тәрбияләп торырга, җәй килүен көтәргә һәм бакчага утырткан яңа үсентеләргә карап сокланырга гына кала.

Кыярларның тәүге җимшәннәре күренә башлады
Кыярларның тәүге җимшәннәре күренә башлады
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: