Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
13 октябрь 2023, 16:38

Сортларны алыштырыр вакыт

Көзнең икенче аенда бакча эшләре тәмамланды диярлек, шулай булса да, киләчәк уңыш турында онытырга ярамый.

Сортларны алыштырыр вакыт
Сортларны алыштырыр вакыт

Көзнең икенче аенда бакча эшләре тәмамланды диярлек, шулай булса да, киләчәк уңыш турында онытырга ярамый.

Җимеш агачларының ботакларын кисәсе, кайберләрен күчереп утыртасы, һәм, иң мөһиме – яңа агачлар утыртасы бар.

Бу эшләрне ничек дөрес итеп башкарып чыгарга? Әлеге сорау белән «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы»ның баш агрономы Илшат Карачуринга мөрәҗәгать иттек.

– Беренче чиратта, бакчаны коелган яфраклардан, чүп үләннәреннән тазартырга кирәк. Җирне сөргәнче сидерат (яшел ашлама) чәчәргә мөмкин. Бу туфракны яхшырту, азот белән баету һәм чүп үләннәреннән котылу максатында үстерелгән үсемлекләр, – дип сүз башлады Илшат Айдар улы. – Киләсе эш – җиләк культураларын күчереп утырту. Бакча җиләге август ахырында-сентябрь башында күчереп утыртыла, шул урынга алдан күп итеп су сибелә.

Көз көне бакчада җимеш агачлары утырту – төп эшләрнең берсе. Белгеч сүзләренә караганда, культураларның районлаштырылганын, ягъни нәкъ безнең климатта үсә һәм җимеш бирә алганнарын сайларга кирәк. Болар – алмагачның «антоновка», «уральский наливной», «башкирский красавец», «конфетное», «куйбышевское», «жигулевское», грушаның «розовый бочонок», «северянка», «красуля», карагатның «диковинка», «черный жемчуг», «багира», «лентяй», крыжовникның «грушенька» һәм «изумрудный» сортлары. Гадәттә, 2-3 еллык яшь агачлар утыртыла. Үсентеләрне прививка ясалган урынын карап утыртырга кирәк, ул җир өстеннән 2-3 сантиметр чыгып калырга тиеш. Кышкылыкка агачларны тамырлары туңмасын өчен пычкы чүбе белән каплыйбыз. Җимеш агачларын нинди аралыкта утыртуга игътибар бирү мөһим. Мәсәлән, биек булып үсә торган алмагачларны һәм грушаларны бер-берсеннән 5-6 метр, чия, слива, кәрлә грушалар һәм алмагачларны 3-4 метр, колонна сыман җимеш агачларын ике метр чамасы ара калдырып утыртсаң әйбәтрәк. Агачлар кечкенә чакта рәт араларына җимеш куаклары яки бакча культуралары утыртырга мөмкин.

Сортларны алыштырыр вакыт
Сортларны алыштырыр вакыт
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: