Чишмэ
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
16 июнь 2023, 15:51

Кыярлар ишелеп уңсын

Кыярдан мул уңыш алу өчен аны тиешенчә тукландырырга кирәк.

Кыярлар ишелеп уңсын
Кыярлар ишелеп уңсын

Безнең халыкның бер матур мәкале бар: «Үстермә сигезне, үстер симезне!» – ди ул. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә бик туры килә бу мәкаль. Күп итеп утыртып, тиешле тәрбия җитмәсә, уңышын барыбер әлләни күп алалмыйсың. Ә менә кимрәк утыртып та, тиешенчә тәрбияли алсаң, уңышын кая куярга белмәссең. Шушы мисалда, кыяр үстерүгә кагылышлы берничә киңәш сезгә.

10 литр суга 30 тамчы йод, 20 г уылган кер сабыны һәм 1 литр сөт салып болгатырга һәм 3-4 чын яфрагы чыкканнан соң кыярларга һәр 10 көн саен сибеп торырга.

Кыярлар көзгә кадәр үссен дисәгез, бу ашламаны кулланып карагыз: кичтән бер чиләк суга бер бөтен икмәкне салып, җебетегез. Иртән ипине суында килеш изеп, 1 шешә йод өстәгез. 1 литр ашламаны 10 литр суга кушып, кыярларга сибегез. Калган ашламаны караңгы, салкынча урында сакларга була. Аны кыярларга һәр ике атна саен сибеп торсаң, яфраклары көзгә кадәр саргаймый, гел чәчәк ата, кара көзгә кадәр уңыш җыячаксыз. 

Уңыш бирүне арттыру өчен менә бу состав та бик файдалы. 10 литр суга 2 литр эремчек суы, 150 г шикәр комы салып сибәргә кирәк.

Кыярларны төрле чирләрдән саклар өчен суган кабыгы төнәтмәсе кулланырга мөмкин. 700 граммлы банкага сыешлы коры суган кабыгын 10 литр суда кайнатып чыгарып, 12-14 сәгать каплап торып төнәтергә. Суган кабыгын сыгып алганнан соң, әлеге төнәтмәнең 1 литрын 4 литр чиста су белән сыеклап, кыярларның өстеннән дә, туфрагына да сибәргә кирәк. 

Кыяр чәчәк атканда органика ярата, ул аны ныгыта, үстерә. Җимшәннәрен барлыкка китерү өчен калий кирәк.

Бу вакытта кыярны көл белән тукландыралар. 1 чиләк суга 1 стакан көл салып, бер тәүлек тотарга һәм һәр төпкә 0,5әр литр сибеп чыгарга. Моны ике атна саен кабатларга ярый.

Шуңа өстәп кычыткан төнәтмәсе әзерлибез. Моның өчен теләсә нинди савытка кычыткан тутырырга, җылы су агызырга һәм әчетергә куярга кирәк. Ферментация тизрәк барсын өчен, бер уч җир һәм 1 аш кашыгы шикәр комы өстәргә ярый. Бер атнадан файдалы әчетке әзер була, аны 1 чиләк суга 1 литр исәбеннән кушып, кыярларга сибәргә кирәк.

Кыярлар ишелеп уңсын
Кыярлар ишелеп уңсын
Автор:
Читайте нас: