Чишмэ
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
14 апрель 2023, 13:21

Эшләрне теплицадан башлыйк

Май аенда өстәлегездә үзегез үстергән яшел салат, суган, редис кебек яшелчәләр булсын дисәгез, аларны теплицага утырту турында алдан ук кайгыртырга кирәк.

Эшләрне теплицадан башлыйк
Эшләрне теплицадан башлыйк

Апрельдә салкынга чыдам яшелчәләрне утырта башларга да була. Түтәлгә орлыкларны чәчкәндә, шуны исәпкә алыгыз, беренче уңышны җыеп алгач, аның урынына помидор һәм кыяр рассадасы чыгарып утыртырлык булсын.

Мәсәлән, беренче түтәлгә – шпинат, уртага – суган, аның янына редис утыртырга була. Янәшәдәге түтәлгә рассада өчен кәбестә, уртада – салат, янына брокколи, өченче түтәлгә – укроп, пекин кәбестәсе, петрушка һәм башка тәмләткечләр чәчәргә мөмкин. Орлыкларны чәчеп су сипкәч тә, түтәлләр өстенә лутрасил каплагыз. Түтәл кибеп китмәсен өчен әледән-әле лутрасилны ачы җылы су сибәргә онытмагыз. Бигрәк тә, редис кипкән җирдә уңыш бирми.

Май башында редис, суган, яшел тәмләткечләрне йолкып алып, алар урынь өйдә үстергән помидор рассадасы чыгару бик уңайлы. Гадәттә, иртә яздагы эш поликарбонат белән ябылган теплицаларда гына башкарыла. Пленка белән ябылган теплицаларга яшелчә соңрак утыртыла.

Кыяр көзгә кадәр яхшы уңыш бирсен дисәгез, теплицага аны берничә тапкыр утыртыгыз. Мәсәлән, беренче тапкыр 4-5 төп кыярны яз айларында, икенчесен – июньдә, ә өченче тапкыр июль башында утыртып карагыз. Сентябрьдә майда утырткан кыярлар начар уңыш бирә башлый, аның каравы, соңрак утыртканнары сезне сусыл кыярлары белән сөендерә башлаячак.

Эшләрне теплицадан башлыйк
Эшләрне теплицадан башлыйк
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: