Чишмэ
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
10 март 2023, 10:57

Помидор чәчәр вакыт җитте

Помидорның соң өлгерешле сортлары – мартның өченче бишкөнлегендә, иртә өлгерә торганнары 18-20 мартларда чәчелә.

Помидор чәчәр вакыт җитте
Помидор чәчәр вакыт җитте

Чәчәр алдыннан орлыкларны 20 минут 1 процентлы марганцовка эремәсендә тотып зарарсызландырырга кирәк. Орлыкны чәчкәннән соң тартмаларның өстен пленка белән каплап, җылы урынга кую һәм туфракны дымландырып тору мөһим. Шытымнар күренгәч, пленканы алып, тартмаларны тәрәзә төбенә күчерсәң дә була. 

Үсентеләрне күчереп утырту (пикировка) белән соңарырга ярамый. Аларны 10-12 көнлек вакытта (1-2 чын яфрак җибәргәч) башка тартмаларга, бераз тирәнрәк итеп утырталар. Бу исә аңа өстәмә тамырлар җибәрергә мөмкинлек бирә.

Помидор чәчәр вакыт җитте
Помидор чәчәр вакыт җитте
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: