Чишмэ
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
20 февраль 2023, 17:16

Кайчан борыч утыртырга?

Аны утырту вакыты турында төрле фикерләр йөри. Ни генә язсалар да, аны һәрбер төбәктә табигать шартларына карап утырталар.

Кайчан борыч утыртырга?
Кайчан борыч утыртырга?

Башкортстан җирлегендә, бакчачылар борычны 15 февральдән 10 мартка кадәр чәчәргә киңәш итә. Борыч орлыклары бик озак – ике атнадан алып бер айга кадәр шытып чыгарга мөмкин. Март ахырында чәчсәң, орлыкның апрель азагында гына тишелгән очраклары да була. Ул орлыкның сыйфатына да карый.

Әгәр дә орлыкны шыттырып чәчсәгез, тизрәк чыгачак. Рассада 60-70 көн үскәннән соң ачык грунтка утыртыла. Борыч күчереп утыртуны яратмый, шуңа күрә орлыкларын аерым савытларга чәчү яхшырак. Борычның тамыр системасы зур түгел, диаметры 10 см булган савыт та җитә.

Кайбер бакчачылар борыч орлыкларын ай календаре буенча да утырта. Уңыш күбесенчә үсентеләрне дөрес утыртуга бәйле.

Кайчан борыч утыртырга?
Кайчан борыч утыртырга?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: