Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
7 октябрь 2022, 09:54

Сарымсак утырттыгызмы әле?

Көз бакчачыларның мәшәкате, язгы көннәргә караганда да, күбрәк.

Сарымсак утырттыгызмы әле?
Сарымсак утырттыгызмы әле?

Уңыш җыеп алынганнан соң көздән утыртып калдырасы культуралар да бар. Күпләр кышкы сарымсак утырттылар инде. Сарымсак уңсын өчен, утыртылачак урынны дөрес сайларга һәм түтәл әзерләү технологиясен үтәргә кирәк.

Барлык суганчалы үсемлекләр кебек, сарымсак та уңдырышлы җирдә яхшы үсә, шуңа күрә моңа да игътибар бирү, утырта башлаганчы бер атна элек җирне казып кую мөһим.

Бакчачылык белән яңа гына шөгыльләнә башлаучыларда «кышкы сарымсакны кайчан утыртырга?» дигән сорау туа. Аны утырту өчен октябрьнең тәүге ике атнасы иң кулай вакыт.

– Сарымсак утыртып калдырыр  өчен урын сайлаганда, моңа кадәр биредә нинди яшелчәләр үсүенә игътибар итәргә кирәк. Ул кузаклы культуралар, помидор, татлы борыч, кыяр, иртә өлгерә торган кәбестә, кабак үскән җирдә мул уңыш бирәчәк. Бу җирдә органик ашламалар күп була. Аны суган, бәрәңге, баклажан, кишер, чөгендер кебек культуралардан соң утыртырга ярамый, – дип киңәш бирә Игнатовка авылында яшәүче бакчачы Миләүшә Мөхәммәдиева.

Мул уңыш алу өчен түтәлнең кайда урнашуы зур әһәмияткә ия. Сарымсак йомшак, түбән кислоталы һәм кояшлы җирдә әйбәт үсә.

Миләүшә Рәис кызы билгеләп үтүенчә, сарымсак утырту өчен су җыелмый торган калкурак урын сайларга кирәк. Югыйсә, яз көне карлар эреп беткәч, су эчендә озак тору сәбәпле, чери башлаячак.

Кайбер бакчачылар сарымсакны җирне казыгач та утырта башлыйлар. Бу аның үсешенә начар тәэсир итә: көзге яңгырлардан соң җир басыла һәм сарымсак тырнаклары тирәндә күмелеп кала, яз көне озак шытып чыга һәм уңышы азрак була. 

– Мин сарымсакны кичә генә утырттым. Җирне ике атна элек казып куйган идем, утыртыр алдыннан йомшарттым. Аннары бер-берсеннән ун сантиметр ара калдырып чәчтем. Чама белән биш сантиметр тирәнлектә утыртырга кирәк, рәт аралары кимендә 20–25 сантиметр булырга тиеш. Сарымсакны тирән утыртырга ярамый, чөнки ул озак тамыр алмаячак, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Сафар авылыннан Фәнзүнә Габитова.

Аның сере шунда, ул сарымсакны төрле түтәлләргә утырта һәм яз көне, үсентеләр 10 сантиметрга кадәр үскәч, төпләрен күмә, ә җир коры булса, су сибә.

Утыртканнан соң өстен капларга кирәкми, чөнки ул салкынга бирешми торган культура. Кышкы сарымсакны үстерү буенча эшләр иртә яздан башлана һәм уңыш җыеп алганчыга кадәр дәвам итә. Төньяк төбәкләрдә ул июльнең соңгы ункөнлегендә, ә башка җирләрдә элегрәк өлгерә.

 

Сарымсак утырттыгызмы әле?
Сарымсак утырттыгызмы әле?
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: