Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
26 август 2022, 15:50

Җиләк утыртыр вакыт

Сусыл җиләк-җимешләр тәмле генә түгел, файдалы да. Ә үз кулларың белән үстергәне тагын да татлырак кебек. Бакча җиләгеннән яхшы уңыш алу өчен аны җәй буена карарга кирәк, ә көз көне, ул киләсе ел өчен көч туплаганда, яңа бөреләр барлыкка килгәндә һәм кышка әзерләнгәндә бигрәк тә игътибар мөһим. Җәй көннәрендә мул уңыш алу – ул үсемлекләрне көздән үк дөрес итеп карау нәтиҗәсе.

Җиләк утыртыр вакыт
Җиләк утыртыр вакыт

Сусыл җиләк-җимешләр тәмле генә түгел, файдалы да. Ә үз кулларың белән үстергәне тагын да татлырак кебек.

Бакча җиләгеннән яхшы уңыш алу өчен аны җәй буена карарга кирәк, ә көз көне, ул киләсе ел өчен көч туплаганда, яңа бөреләр барлыкка килгәндә һәм кышка әзерләнгәндә бигрәк тә игътибар мөһим. Җәй көннәрендә мул уңыш алу – ул үсемлекләрне көздән үк дөрес итеп карау нәтиҗәсе.
– Җиләкне көздән утыртып калдырырга уйласаң, сентябрь уртасына кадәр өлгерүең яхшырак, чөнки ул тамыр алып калырга, ныклы өч-дүрт яфрагы булырга тиеш. Күп нәрсә үсентеләргә бәйле. Аларны утыртыр алдыннан махсус эремәдә тотарга була, ул тамыр барлыкка килүгә ярдәм итәчәк. Моның өчен берничә препарат бар. Түтәл урыны кояшлы, үтәли җилләрдән сакланган булсын. Утыртыр алдыннан туфракка органик ашламалар кертәм. Үсентеләрдә чәчәк бөреләре булса, өзеп ташларга кирәк. Җиләк куагын чокыр уртасына утыртып, тамырларын җир белән күмәм. Беренче көннәрдә яфраклары шиңмәсен өчен күләгә ясап кояштан каплап куям. Туфрак кипкән саен су сибәм, – дип бакча җиләгеннән уңыш алу серләре белән уртаклашты Гүзәл Строкина.
Җиләкне кышка яфраксыз калдырмау мөһим. Ул аны салкыннардан саклый, шуңа күрә авыру яки корыган яфракларны гына өзәргә кирәк. Җиләкләрне сезонга өч тапкыр тукландыралар. Бу эш иртә язда, җиләкләрне җыеп алганнан соң һәм кыш алдыннан башкарыла. Көз сентябрьнең икенче яртысында ашлама салыр вакыт җитә. Органик ашламалар, мәсәлән, көл куллану мәслихәт. Ул калийга һәм башка микроэлементларга бай. Аңардан соң җир таралып тора, дым озаграк саклана, шул рәвешле зарарлы бөҗәкләрдән дә арынырга мөмкин.
Җиләк үстерүдә төп проблема – нематода. Бу бакчачыларның баш бәласе, чөнки аннан котылу кыен, ул бөтен үсентеләрне юк итәргә сәләтле. Шуңа күрә түтәлләрне яңартканда ук сак-лау чараларын күрергә кирәк.
– Нематода югары температураны күтәрә алмый, шуңа күрә үсентеләрнең тамырын 20 минутка кайнар суга тыгып алырга кирәк. Суның температурасы
45 градустан артмаска тиеш. Температураны градусник белән үлчим. Әгәр ул югарырак булса, тамырларга зыян китерәчәк. Түбән булса, нематода һәлак булмаячак. Утыртып бетергәч, рәтләрне маркировкалыйм һәм сортларын язам. Миңа шунысы, аларның кайсысының яхшырак нәтиҗә күрсәтүе кызык. Бәрәңге белән дә шулай ук. Һәр участокта, нинди шартларда үсүенә карап, берәр сорт яхшы уңыш бирәчәк,
шул ук вакытта күршеңдә генә үскән бу сортның уңышы бөтенләй начар булырга мөмкин, – ди Гүзәл Сөнәгать кызы.
Тәҗрибәле бакчачыларның тагын бер сере: туфракны казыган яки йомшарткан вакытта җиргә вакланган бәрхет гөл үсентеләрен салу да нематоданы һәм башка корткычларны куркытачак, аларның күбесе бу чәчәкнең исен яратмый.

Җиләк утыртыр вакыт
Җиләк утыртыр вакыт
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: