– Кемнең дә булса эшсез утыруын, акча юк дип зарлануын күрсәм: «Менә җир – казы да утырт», – дип әйтәм. Әлләни баемасаң да, тамагың тук булыр. Әмма бу һәркемнең кулыннан килми. Үз гомеремдә күп нәрсә белән шөгыльләнсәм дә, һәрвакыт җиргә тартылдым. Иң мөһиме – иренмәскә кирәк, шул вакытта барысы да булыр, – ди ул.
Салават Григорьевич үз бакчасыннан һәрвакыт, хәтта корылыклы яки яңгырлы ел булса да, мул уңыш ала. Бу эштә аңа бай тәҗрибәсе һәм белемнәре булышлык итә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ул авыл хуҗалыгы техникумында белем алган һәм пенсиягә чыкканчы колхозда механизатор булып эшләгән. Шуңа күрә мул уңыш алу серләрен үз тәҗрибәсендә белә.
– Быел бәрәңге уңышы әйбәт күренә. Орлыкны, кояш астында үрсен өчен, гадәттә, март башында ук чарлакка мендереп куям. Мул уңыш алу өчен җирне алдан ук әзерләргә кирәк. Аннары бәрәңге орлыгы җирдәге температура үзгәрешләренә дә бик сизгер. Бик иртә итеп салкын җиргә утыртсаң үсеше туктала, шытымнары соңрак күренә, хәтта бер-ике атнага соңрак утыртылган бәрәңге дә аны узып китә. Май башында улым белән икәүләп мотоблок белән җир сөрәбез һәм утырта башлыйбыз. Ашлама сыйфатында янган тирес һәм көл кулланабыз. Туфракның барлык үзенчәлекләрен исәпкә алып, ашламаны дөрес итеп куллансаң, яхшы уңыш алып була. Утыртыр алдыннан орлыкларны бераз җылы суда тотам. Колорад коңгызына каршы агуны инструкциягә ярашлы сибәм, – диде Салават абый.
Бәрәңге уңышы куандырсын өчен аның төбен дә күмәргә кирәк.
– Сабагы якынча 20 сантиметрга җиткәч күмә башларга була. Шуннан соң ул гөрләп үсеп китә. Күмгәндә төбендәге чүбен дә утап барырга кирәк, бу бүлбеләрнең үсешен тизләтә, шулай ук дым да яхшы саклана. Бәрәңгенең өлгереп җитүен корый башлаган сары сабакларыннан белеп була. Казып алынган уңышны саклауга салыр алдыннан берничә сәгать күләгәдә киптерәм. Былтыр да, ел коры килүгә карамастан, бәрәңге уңышы әйбәт булган иде, – дип сөйләде бу культураны ничек үстерүе турында Салават Бикбулатов.