Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
12 август 2022, 11:28

Туфракка яшел ашлама

Һәр бакчачының хыялы – яхшы уңыш алу. Тик, кызганычка каршы, бу хыял һәрвакытта да тормышка ашмый.

Туфракка яшел ашлама
Туфракка яшел ашлама

Эш тәҗрибәдә, осталыкта һәм орлыкларның яхшы булуында яки һава торышында гына түгел, гәрчә болары мөһим булса да. Туфракның нинди булуы да зур әһәмияткә ия, чөнки уңдырышлы җиргә төшкән орлык кына мул уңыш бирә. Ә аны ничек уңдырышлы итәргә соң?

Гәзит укучыларыбыз Исламовларны да шул мәсьәлә борчый. Чишмә поселогында яшәүче Фатыйма белән Әсгать җәй саен рәхәтләнеп үзләренең бакча участогында мәш киләләр. Ел да сидерат үсемлекләр утырталар, алардан соң туфрак йомшарып калган, чүп үләннәре дә кимегән, ә уңыш арткан.

– Безнең участок сазлырак, шуңа күрә туфрак авыр, ә сидерат утыртканнан соң (бу турыда танышлары сөйләгән), туфрак яхшырды, соңрак утыртабыз, уңыш начар булмый, – дип тәҗрибәләре белән уртаклаштылар алар.

Нәрсә соң ул сидерат?

Игенчеләр күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәсендә бер үсемлектән соң икенчеләренең яхшырак үсүен һәм мулрак уңыш бирүен игътибарга алганнар. Бакчачылар арасында сидератлар (бу үсемлекләрне шулай дип атаганнар) үстерүгә нигезләнгән агротехника ысулы туфракны яхшырту өчен кулланыла башлаган. Иң мөһиме, сидератны нинди максатка ирешергә теләвегезне исәпкә алып, уйлап сайларга кирәк.

Бу катлаулы техника түгел – шытып чыкканнан соң сидерат үсемлекләрне, гадәттә, кисеп участокта калдыралар. Аның сабаклары, тамыры һәм яфраклары үсемлекләр өчен ашлама була, туфракны кислород белән баета.

Сидератлар шулай ук чүп үләннәренең үсешен баса, авырулар һәм корткычларның санын киметә, димәк, уңышны арттырырга булышлык итә. Сидератларга тукранбаш (клевер), люпин, люцерна, вика, борчак, соя, рапс, шепкән, арыш, арпа, солы, бодай, берьеллык һәм майлы көнбагыш, пәйгамбәр тырнагы (календула) керә. Бу әле тулы исемлек түгел. Безнең районда горчица һәм фацелия утыртучылар да күп. Шуңа бу турыда тулырак сөйләп китәрбез.

Горчица – җылылык яратучы берьеллык үсемлек. Ул җирне гөмбәчек авыруларыннан саклый һәм чүп үләннәренә каршы көрәшә. Бәрәңге өчен җир участогы әзерләгәндә яхшы сидерат, тик бер нечкәлеге бар – чәчәк атканчыга кадәр чабып өлгерергә кирәк, шуңа күрә аны ешрак көздән чәчәләр. Фатыйма белән Әсгать та шулай эшлиләр.

Ә менә фацелия, киресенчә, бик әрсез һәм салкынга чыдам, шуңа күрә аны бакча мизгеле дәвамында, хәтта иң уңдырышсыз туфракка да утыртырга була. Ул да чүп үләннәреннән, авырулардан һәм корткычлардан саклый. Өстәвенә, фацелия декоратив матур үсемлек һәм бал кортларын да җәлеп итә (аңарда бал күп).

Шуңа күрә сидератлар – ул күп гасырлык тарихы булган, экологик яктан чиста яшел ашлама, дип әйтергә була. Бу үсемлекләрнең орлыгын сәүдә нокталарында сатып алып кулланырга мөмкин.

Туфракка яшел ашлама
Туфракка яшел ашлама
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: