Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
12 август 2022, 10:41

Карбыз үстерү өчен уңышлы ел булмады

Кызганычка каршы, күпчелек төбәкләрдә табигать шартлары карбыз үстерергә мөмкинлек бирми.

Карбыз үстерү өчен уңышлы ел булмады
Карбыз үстерү өчен уңышлы ел булмады

Ә менә безнең районның Ярми авылында 35ләп ихатада карбыз утыртучылар бар. Бу үсемлектән мул уңыш алу өчен вакытында чәчәргә, су сибәргә, җәй буена һәр төбенә тиешле тәрбия биреп йөгерергә туры килә.

Ярмидә яшәүче Рәхилә Галикәева исә карбыз үстерү авыр түгел, дип раслый. Авылда аның йорты ерактан ук үзенчәлекле булуы һәм матурлыгы белән игътибарны җәлеп итеп тора. Агачны уеп бизәкләп төзелгән, яшеллеккә күмелеп утыручы йорт янында борынгы стильдәге кое да бар. Хуҗабикә безне таш түшәп салынган сукмак буйлап ихата түренә алып керде.

Күз алдыбызда матур күренеш пәйда булды: уңайлы беседка, бакча тутырып чәчәкләр үсеп утыра, төнбоеклар калкып чыккан «күл» җәйрәп ята...

– Төнлә бирегә килеп хәтта бакалар су коена, кайчагында бакылдаган тавышларына уянып китәм, – дип көлә Рәхилә Харрас кызы.

Бакча – аның горурлыгы. Биредә ул төрле яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерә. Бакчасында бер генә чүп үләне дә күрмәссең. Карбызларга килгәндә исә, аларны кошлар да ярата икән, шуңа күрә тартмалар белән каплап куярга туры килә. Сүз уңаеннан, Галикәевлар шундый күзәтү ясаган: июль башында әстерхан чикләвеге зурлыгындагы карбыз нәкъ 40 көннән соң ашарга яраклы булачак. Хуҗабикә сүзләренә караганда, яхшы уңыш үстерү өчен төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

– Яшелчә үстерү белән 2001 елдан бирле шөгыльләнәм. Улларым берничә сутыйлык теплицалар төзеп, эченә озын торба – батарея белән мич салдылар. Көн-төн күмер ягып җылыттык, февраль аенда үсентеләрне күчереп утырта башладык. Карбызларны теплицага беренче майда утыртабыз, кыраулар узгач бакчага күчерәбез.

20 елдан артык Чиләбедән сыналган «конничива», «волжанин», «лимончелло» сортларын сатып алабыз. Соңгысы сары төстә булу сәбәпле, шундый исем бирелгән. Бик тәмле һәм сусыл сортлар. Быел август ахырына өлгерергә тиеш. Суны еш сибәргә кирәк, чөнки карбыз, кыяр кебек үк, дымны бик ярата. Улым язын бакчага көл сибә, башка бернинди ашлама да кирәкми, – дип сөйләде Рәхилә апа.

Аның сүзләренә караганда, узган елда карбызлар эре һәм күп булган, бакчадан көн саен диярлек алып кереп ашаганнар, ә быел июнь ае салкын һәм яңгырлар күп булуы сәбәпле, әле өлгермәгән.

Аның өлгергәнлеген ничек белергә икән соң? Бу турыда безгә җиләк-җимеш сату ноктасы хуҗасы Азат Сафиуллин аңлатты.

– Карбыз үсә торган бакча каралган булырга тиеш. Сыйфатлы ашлама гына кулланырга, вакытында су сибү турында да онытмаска кирәк. Өлгерүен шакып карап белеп була. Яңгыравыклы тавыш булса, димәк, баллы һәм тәмле булачак, ә тоныграк булса, димәк, артык пешкән. Сүз уңаеннан, карбыз эрерәк булган саен тәмлерәк һәм татлырак. Аннары, җирдә яткан ягы, һичшиксез, саргылт булырга тиеш. Бу аның басуда тыныч кына үсүен һәм өлгерүен ашыктырып берәүнең дә боргаламавын раслый, – диде ул.

Карбыз үстерү өчен уңышлы ел булмады
Карбыз үстерү өчен уңышлы ел булмады
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: