Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
13 июнь 2022, 14:10

Орлыкка һәм үсентеләргә ихтыяҗ кимеми

Июнь башы булуга карамастан, яшелчә үсентеләре һәм орлык сатып алырга теләүчеләр аз түгел. Поселокның «АРТ» сәүдә үзәге янындагы базарчыкта хәтта колорад коңгызына каршы эшкәртелгән бәрәңге орлыгы да сатып алырга була

Орлыкка һәм үсентеләргә ихтыяҗ кимеми
Орлыкка һәм үсентеләргә ихтыяҗ кимеми

Июнь башы булуга карамастан, яшелчә үсентеләре һәм орлык сатып алырга теләүчеләр аз түгел.

Поселокның «АРТ» сәүдә үзәге янындагы базарчыкта хәтта колорад коңгызына каршы эшкәртелгән бәрәңге орлыгы да сатып алырга була. Равил Яхин кебек тәҗрибәле бакчачылар утыртырга соң түгел әле, дип ышандыра. Аның помидор үсентеләре базар шартларын горур кичерә, яфрагы шиңгән бер генә үсенте дә юк. Ә стаканнардагы чәчәкләр тоташ бер келәм булып күренә.

Аның янәшәсендәге Халидә Һадиева егерме төр помидор үсентесе сата. Күз салмый үтеп китәрлек түгел. Хәбәр итүенчә, аның 30ар метр озынлыктагы өч теплицасы бар, ә үзе күптән лаеклы ялда. Бу «авыр хезмәт» ди Халидә.

Миләүшә Хисмәтуллина исә сатып алучыларга күп төрле чәчәкләр тәкъдим итә. Сальвия, вербена, портулак, бәрхет гөлләр, төрле төстәге петунияләр чәчәк атканнар инде һәм теләсә нинди клумбаны яки кашпоны бизәп, ямь биреп утырырга әзерләр.

Шул ук базардан бакча җиләге, кыяр, кабак, патиссон, чәчәк атып утырган ирислар һәм хәтта быелгы һава торышында бик яхшы үсүче пальмасыман бакча гөле һәм кәбестә үсентеләре дә сатып алырга мөмкин.

Базарга килүчеләр быел нинди үсемлекләрнең уңыш бирәчәге турында фикер алышалар. Ә сатучылар аларга киңәш, барлык сорауларына җавап бирергә һәм аралашырга әзер.

Район халкы шулай ук үсемлек орлыкларын, пестицидларны актив сатып ала, газон үләне чәчә һәм кырмыскалар белән көрәшә. Бакчада эшләр башлана гына әле.

Орлыкка һәм үсентеләргә ихтыяҗ кимеми
Орлыкка һәм үсентеләргә ихтыяҗ кимеми
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: