Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
20 Май 2022, 09:33

Чишмә алмаларыннан авыз итәрбез

Районның яңа бренды нинди булачак? Район халкы быел җәй «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» җәмгыятенең алма бакчаларында үскән сусыл алмалардан авыз итә алачак.

Чишмә алмаларыннан авыз итәрбез
Чишмә алмаларыннан авыз итәрбез

Быел анда дүрт сорт алманың тәүге уңышын җыеп алырга планлаштыралар. 2019 елда ун гектарда утыртылган бакчада алмагачлар җимеш бирә башлаган да инде.

Әлеге җәмгыять директорының урынбасары Вадим Әхмәдуллин билгеләп үтүенчә, быел һава торышы җимеш агачлары үсүенә уңай йогынты ясый һәм һәр гектардан 3–5 тоннага якын татлы уңыш алу көтелә. Киләсе елда исә интенсив типтагы алма бакчалары 30 гектар мәйданда утыртылачак.

«Чишмә җиләк-җимеш питомнигы»ның яңа карлыган басуларыннан да быел югары уңыш көтәләр. Биредә ул ун гектарда үстерелә.

Бакча җиләге (халык аны клубника дип атый), июнь урталарында өлгерәчәк, дип билгеләп үтте В. Әхмәдуллин. Узган елда 2,5 гектарда утыртылган җиләк тамчылап су сибү ысулы белән үстерелә, шул ук елда традицион ысул белән утыртылганы исә алты гектар мәйданны били.

Исегезгә төшерәбез, «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» җәмгыяте интенсив типтагы бакчаларны үстерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра. Проект кысаларында шулай ук җиләк-җимеш саклау урыны төзеләчәк, транспорт паркы тулыландырылачак, шул исәптән әзер продукцияне ташу өчен автолавкалар сатып алыначак.

Чишмә алмаларыннан авыз итәрбез
Чишмә алмаларыннан авыз итәрбез
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: