Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
19 апрель 2022, 17:08

Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...

Бакчачыларның тәрәзә төпләрендә үсентеләр матур итеп күтәрелеп килә. Тик кайвакыт төрле зарарлы талпаннар чыга, вак чебеннәр күренә башлый.

Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...
Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...

Андый бөҗәкләр, тәү чиратта, дымлы туфракны ярата. Алар нәкъ шундый җирдә күкәй сала. Моннан тыш, ашламага бай урынны үз итә. Күпчелек очракта без кибеттән вак чебен күкәйләре белән зарарланган туфрак сатып алабыз. Шуңа белгечләр җирне марганцовкалы су белән эшкәртеп яисә кайнар мичтә тотып алырга киңәш итә.

Бу корткычлардан ничек котылырга соң? Чаралар байтак, үзегезгә охшаганын сайлап алыгыз.

Иң элек су сибүне чикләгез. Үсентеләрнең тамырын юешләтеп кенә, 2–3 сантиметр тирәнлектә генә су салыгыз.

Туфракка алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Чәчәкләрнең яфракларын бакчачы-лар кибетендә сатылучы махсус яшел сабын белән юыгыз.

Үсемлекләргә туралган сарымсак суы сиптерегез. Моның өчен бер литр суга өч тырнак туралган сарымсак салып, 4 көн тотарга кирәк.

Әгәр химия кулланырга теләмәсәгез, туфракның өске катламын алып ташлагыз.

Баштарак күкертле ягы белән туфракка тыгылган шырпы да ярдәм итә. Туфракның өстенә көл сибәргә, кибеттән алган яфрак тәмәкесе оны, цитрусларның кабыгын салырга була.

Әгәр корткычлар күп үрчеп китсә, яңа туфрак алып үсентеләрне күчереп утыртырга туры киләчәк.

 

Фото https://pixabay.com/ru сайтыннан

Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...
Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: