Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
5 сентябрь 2021, 09:35

Җиләк утыртыр вакыт җитә

Көз килде, ә аның белән бергә кышка кадәр җиләк утырту вакыты да җитте. Безнең бакчачылар үсентеләрне артык мәшәкатьләнеп тормыйча гына утыртып куялар, берничә тапкыр су сибәләр дә һәм шуның белән мәшәкатьләр язга кадәр онытыла. Шулай да, бакча җиләген кайчан һәм нинди туфракка утыртырга, ничек дөрес итеп үстерергә соң? Бу сорауларга без Чишмә җиләк-җимеш питомнигының баш агрономы Илшат Карачуринның җавап бирүен сорадык.

Җиләк утыртыр вакыт җитә
Җиләк утыртыр вакыт җитә

– Безнең климат шартларында бакча җиләге үсентеләрен сентябрьдә-октябрь башларында утырту кулай, алар салкыннар башланганчы тамырланып кала һәм киләсе җәйдә үк җимеш бирә башлый. Яз җиткәч тә утыртырга мөмкин, бу вакытта ул июль-август айларында уңыш бирәчәк. Безнең төбәктә җиләк үсентеләрен апрель азагыннан башлап һәм май беткәнче утыртырга киңәш ителә. Бу иң кулай вакыт. Бакчачылар уңышны соңрак алырга тели икән, май-июнь айларында ремонтант сортларны утыртырга кирәк. Дөрес итеп караганда, даими су сипкәндә мул уңыш алырга мөмкин. Сүз уңаеннан, ул җиләкнең сортына һәм утырту вакытына  да бәйле. Мин «мурано», «кабрилло» һәм «монтерей» кебек ремонтант сортларны май азагы – июнь башында утыртырга киңәш итәр идем.

Утыртыр алдыннан үсентеләрнең тамырын туклыклы эремәдә тотарга киңәш ителә, корневин, корнесил, гуми кулланырга мөмкин, рәтләр арасында 50–90 сантиметр ераклыкта чокырлар ясарга, утырту белән су си-бәргә кирәк. Ике көн су сипкәннән соң дүрт-биш көн сипми торырга, тамырларга үзаллы эшләргә, су эзләү мөмкинлеге бирергә кирәк.

Хәзер туфрак турында. Бакча җиләге уңдырышлы, җиңелчә туфрак ярата.

Җирнең дымны һәм һаваны яхшы үткәрүе, яңгырлардан һәм су сипкәннән соң баткакка әйләнмәве мөһим.

Сортларның тәм сыйфаты турында да берничә сүз әйтеп китик. Монысы яхшы, ә тегесе начар, дип әйтеп булмый. Һәркем үзенә ошаганын сайлый. Берәүләр кызыл һәм баллы, икенчеләр алсурак һәм әчкелтемрәк җиләккә өстенлек бирә. Без үзебезнең «витязь», «осорянка», чит илнең ремонтант һәм традицион «магнус», «грандароза», «моллунг алур», «мурано», «кабрилло», «монтерей» сортларын үс-терәбез. Барлык сортлар да әйбәт.

Бакчачыларга җиләк үстереп мул уңыш алуларын телим.

Җиләк утыртыр вакыт җитә
Җиләк утыртыр вакыт җитә
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: