Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
28 Май 2021, 13:27

Тырышкан табар, ташка кадак кагар

Май ахырында, июнь башында бакчаларда кәбестәнең соң өлгерә торган сортлары утыртыла. Биккол авылыннан Дилбәр һәм Айрат Елкыбаевларның теплицаларында биш меңнән артык кәбестә үсентесе үстергән. Күчереп утырту өчен урын әзерләнгән.

Кәбестәне балалары һәм туганнары белән бергәләп утырталар. Ни генә дисәң дә, биш мең төпне ялгызың гына утыртып булмый, ә менә күмәкләшеп эшләгәндә җиңелрәк. Бердәм булгач, эш җайлы бара дип юкка гына әйтмиләр бит.
– Кәбестә йомшак җир ярата, шуңа күрә бакчаны трактор белән эшкәрттек. Мотоблок белән генә йөреп чыксаң, өске катлам йомшак була, ә кәбестә өчен туфракны тирәнрәк сөрергә кирәк. Бу яшелчәне ачык җирдә үстергәндә су сибүгә аерым игътибар бирү мөһим, чөнки ул дым яратучы үсемлек. Тормыш иптәшем су сибү өчен җайланма эшләде, – диде Дилбәр Айрат кызы велосипед тәгәрмәчләре, бөтерчек һәм шланглардан эшләнгән кызыклы конструкциягә күрсәтеп. – Химик ашлама кулланмыйбыз, әмма ел саен җиргә органик ашлама кертәбез.
Елкыбаевлар сыер маллары да, кош-корт та асрыйлар. Үзләренең инкубаторы бар. Җир участоклары зур, кояшлы урында, кәбестә үстергәндә бу да зур әһәмияткә ия.
Елкыбаевларның бакчасында җиләк-җимеш культуралары да, барлык төр яшелчәләр һәм чәчәкләр дә үсә – аларга килеп бакчачылык буенча экскурсия оештырырга да була. Биредә алма, слива, төрле сортлы чия һәм башка бик күп җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары бар.
– Егермеләп төп карлыган куагы үстерәбез, тормыш иптәшем аларны ботактан үзе үрчетә, – дип горурланып сөйләде Дилбәр.
Әйткәндәй, Айрат Чишмә май экстракцияләү заводында, ә Дилбәр үзе Дурас мәктәбендә башкорт теле укытучысы һәм директорның укыту эше буенча урынбасары булып эшли.
Читайте нас: