Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
25 Май 2021, 19:36

Колорадо коңгызы белән көрәш ысуллары

Узган гасырдан бирле бәрәңге үстергәндә колорадо коңгызын, аның личинкаларын җыеп интегәбез. Химик чараларның исәбе-хисабы юк, кибет киштәләре тулган. Тик аларның кешегә зыяны да шактый. Шуңа күрә гади генә халык чараларын кулланып карагыз әле.

Бакчасы булган халык бәрәңге утыртып бетерде инде. Бәрәңгеләр тишелеп чыкканны авыл халкы гына түгел, колорадо коңгызы да дүрт күз белән көтеп тора.
Узган гасырдан бирле бәрәңге үстергәндә колорадо коңгызын, аның личинкаларын җыеп интегәбез. Химик чараларның исәбе-хисабы юк, кибет киштәләре тулган. Тик аларның кешегә зыяны да шактый. Шуңа күрә гади генә халык чараларын кулланып карагыз әле.
Алар бакчагызга ияләшмәсен, дисәгез, бәрәңге утыртылып, аның тишелеп чыгасына берәр атна калганда колорадо коңгызларына каршы берәр чара күреп калырга кирәк. Моның өчен иске бәрәңгене икегә ярып, аны бер тәүлек хлорофос эремәсендә тотарга кирәк. Аннары шул бәрәңге кисәкләрен бакчага чәчеп чыгасыз. Моны иң яхшысы болытлы көндә яки кичкә каршы эшләү әйбәт. Ни өчен дигәндә, хлорофослы бәрәңгеләр кояш астында тиз кибәләр. Бакчада бернинди чүп үләне булмаганда, коңгызлар шул бәрәңгеләргә ияләшә дә агуланып үлә. Шушы ук чараны көз көне – бакчадан бәрәңге уңышы җыеп алынгач та кабатларга кирәк.
Колорадо коңгызы ылыс исен яратмый икән. Бәрәңге арасына ылыслы агач ботаклары салып, ылыс сибеп чыгарга була. Ылыслы агачтан калган пычкы чүбен бәрәңге араларына салырга да мөмкин. Аны ике атна саен яңартып тору хәерле.
Колорадо коңгызы әрем һәм агач көле төнәтмәсеннән дә курка икән. Рецепты гади – әрем ботакларына бер стакан агач көле салып, кайнар суда алты сәгать төнәтергә кирәк. Шуны сөзеп, 1 өлеш төнәтмәгә 10 өлеш су өстәргә. Эремә бәрәңге яфракларына ябышсын өчен, бераз сыек сабын өстәп, үсемлекләргә сибеп чыгарга була.
Үсемлекләрне мондый эремә белән коры көнне эшкәртергә кирәк. Кайбер бакчачылар колорадо коңгызына каршы хлорлы көнкүреш химиясен дә куллана. Хлор бөҗәкләрне дә үтерә, тик үсемлекләргә дә зыян килә. Хлор куллануның кеше организмына да файдасы булмас.
(Интернетта төрле чыганаклардан алынды)
Читайте нас: