Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
5 Май 2021, 16:13

Бәрәңге үстереп сатуда үзгәрешләр

Бу елдан шәхси хуҗалыкларда һәм дача участокларында бәрәңге үстерү тәртибенә кагылышлы яңа закон үз көченә керде. Яңа законның асылы нидә?

«Май башында бәйрәм көннәре исәбенә халыкка «озын ял» бирелүе бигрәк тә авылда яшәүчеләр, җир участоклары булган кешеләр өчен уңайлы булды. Бакчада агач, җиләк-җимеш утыртабыз. Әмма быел халык арасында гына түгел, кайбер үзәк матбугат чараларында күңелне кырган хәбәр таралуы борчуга салды. Имеш тә, бәрәңгене күпләп утыртучылар өчен яңа закон чыккан һәм, аңа ярашлы, «икенче икмәк»не рөхсәтсез башка кешегә сатарга да, сатып алырга да ярамый. Законны үтәмәүчеләргә зур күләмдә штрафлар да салыначак икән, диләр. Телгә алынган чикләүләр каралган закон бармы һәм бәрәңгене күпләп үстереп сатучыларга карата нинди административ чаралар карала?»
Галәветдин Шаһиев
Бу елдан шәхси хуҗалыкларда һәм дача участокларында бәрәңге үстерү тәртибенә кагылышлы яңа закон үз көченә керде. Хат авторы телгә алган чикләүләргә аңлатма биреп, шуны әйтергә кирәк: үз ихтыяҗларың өчен генә үстерелсә, әлеге законда бернинди чикләүләр дә каралмаган. Әмма шунысын истән чыгармагыз: әгәр сез үстергән бәрәңге тиешле органнар тарафыннан лицензияләнмәгән икән, аны хәтта аз күләмдә дә сату тыела.
Яңа законның асылы нидә? Аның авторлары фикеренчә, ул, беренче чиратта, рәсәйлеләрнең туклану сыйфатын яхшыртуны күз уңында тота. Икенчедән, яшелчә һәм бәрәңге культуралары җитештерүдә агротехника таләпләренең төгәл үтәлүен һәм азык-төлек товары әйләнешен көйләүне җайга салу мөмкинлеген бирәчәк. Кыскасы, шәхси хуҗалыкларда һәм дача участокларында үстерелгән бәрәңгенең (саткан очракта) таләп ителгән сертификатка туры килүе мәҗбүри.
Юристлар аңлатмасыннан күренүенчә, бәрәңгене үз ихтыяҗлары өчен генә үстерүчеләрдән бернинди сертификат та таләп ителми һәм алар, аны башка кешегә яисә оешмага сатмаган очракта, җаваплылыкка тарттырыла алмый. Ягъни шәхси бакчаңда кайдан һәм нинди шартларда алынган бәрәңге үстерсәң дә, соңыннан орлыкка сатмаган очракта, закон бозуга керми. Законны үтәмәгәндә административ җаваплылык каралган. Административ хокук бозу турындагы кодексның 10.12 мәддәсендә «Авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын куллану һәм аларны җитештерүдә, эшкәртүдә, сатуда, саклауда һәм ташуда кабул ителгән кагыйдәләрне бозу» белән бәйле очракларда тәгаен штраф күләме бәян ителгән. Югарыда телгә алынган кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, кисәтү ясалырга яисә административ җаваплылыкка тарттырылу турында карар чыгарылырга мөмкин. Гражданнар өчен аның күләме бер мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Димәк, легаль булмаган бәрәңге орлыгын чәчеп үстерүче, законга ярашлы, авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыгын җитештерүдәге таләпләрне бозучы булып исәпләнә һәм җаваплылыкка тарттырылуы ихтимал. Әмма ул бәрәңгене сату өчен үстерүчеләргә, әйтик, гражданнарга һәм сәүдә челтәрләренә кагыла.
Әлбәттә, хат авторы күтәргән сорауга ачыклык кертеп, шуны да ассызыкларга кирәк: шәхси ихатада үстерелгән бәрәңгенең сертификаты юк икән, сыналган һәм яхшы уңыш бирә, дип, аның орлыгын башка берәүгә, хәтта ызандаш күршеңә сату да тыела. Бәрәңгене үзегезнең ихтыяҗга яисә терлекләргә ашату өчен үстерәсез икән, сезне беркем дә закон бозасыз дип гаепли алмый. Сез әлегә кадәр үстергән «икенче икмәк»не сертификаты булмаса да арытаба чәчә аласыз. Ә инде, әгәр сез бәрәңге бизнесы белән шөгыльләнергә яисә аны сату өчен үстерергә телисез икән, билгеле, аның сертификаты булырга тиеш.
Белгечләр исәпләвенчә, дөньяда бәрәңгенең 4 меңнән артык сорты теркәлгән. Билгеле, яңа сорт өстендә эшләүче галимнәр аларны төрле табигый климатик шартларга, туфрак үзенчәлекләренә яраклаштырырга тырышып эш итә. Шуңа күрә дә дәүләт тарафыннан билгеләнүче катгый чаралар, норматив законнар бәрәңге игүдә яңа технологияләргә генә түгел, ә аларның югарыда телгә алынган шартларга туры килүен контрольдә тотуга да юнәлтелгән. Закон, шулай ук, бу юнәлештә «Роспотребнадзор»ның вәкаләтләрен дә арттыра. Ихтимал, базарларда, урам сәүдәләрендә сатылган бәрәңгегә контроль көчәер. Аларга, закон бозу очрагы ачыкланса, бәрәңгене хуҗасыннан тартып алу һәм аны үтилләштерү хокуклары да бирелә. Шул ук вакытта, экспертлар фикеренчә, Рәсәйдә бәрәңге базарындагы яңа таләпләр илдә «икенче икмәк» үстерүнең кимүенә һәм импортның, киресенчә, үсүенә китерүе дә мөмкин. Рәсәй крестьяннарына сертификатлы бәрәңге үстерү, әлбәттә, мәшәкатьле һәм өстәмә чыгымлы булуы ихтимал.
Икенчедән, сертификатлы бәрәңгенең сыйфатлы һәм элекке кебек тәмле булачагына да гарантия юк. Әйтергә кирәк, мондый шартларда эре сәүдә челтәрләре дә, алыпсатарлар да элекке кебек авыллардан бәрәңге җыеп йөрүдән мәхрүм кала. Бигрәк тә сертификатлысын. Мондый шартларда, билгеле, сәүдә магнатлары чит илдән сатып алуга өстенлек бирәчәк. Кызганыч булса да, чынбарлык шулай: намуссыз эре бизнес вәкилләренә чит ил продукциясенә сертификат эшләтү (ясату) һич тә проблемалы булмаячак. Әлегә авылда сертификатлы бәрәңге үстерү киңкүләм төс ала алмый һәм бу мәсьәләнең якын елларда гына хәл ителүе дә шикле. Димәк, крестьян янә дә үзе үстергән бәрәңгене иркенләп сатудан мәхрүм калачак, дигән сүз. Аннары, бу хәл ел саен илдә бәрәңге бакчалары мәйданы кимүгә китерәчәк. Димәк, импорт бәрәңгесенә киң юл ачылачак...
Ничек кенә булмасын, закон үз көченә керде. Аның нинди нәтиҗәләргә китерүен, ихтимал, яңа уңыш өлгерә башлагач ук күрербез.
Фото: Fermoved.ru
Читайте нас: