Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бакчачыга
13 апрель 2021, 11:34

Үсентеләрне «кытыкларга» кирәк?!

Кадерле дуслар, сезнең дә тәрәзә төбендә үсеп утырган помидор үсентеләрегез озынаеп киттеме? Бу хәл булмасын өчен аларның очларын «кытыкларга» кирәклеге турында ишеткәнегез бармы?

– Бу шаярту түгел, чыннан да шулай. Тәрәзә төбендә үсенте бик яхшы шартларда үсә: аңа җил-яңгыр тими, һава температурасы кискен алышынмый. Шулай булгач, ул үзенә ныклык кирәген «аңламыйча» үсә дә үсә… Ә урамга «чыккач», аңа зур стресс кичерергә туры килә. Шуңа күрә үсентене акрынлап кына үзен көткән шартларга җайлаштыру ягын карарга кирәк. Аны чыныктыру яки җилләтү зарурлыгына шаккатмыйбыз бит, шуңа күрә үсенте очларын җиңелчә генә «кытыклау» да гаҗәпкә салмаска тиеш. Шулай ук үсентене, җил искәнгә охшатып, кул белән даими сыйпаштырып торырга да мөмкин. Болай эшләгәндә үсенте, тамырларны һәм сабакны ныгытырга дигән сигнал ала. Әйткәндәй, теплицаларда бу максаттан көчле җилләткечләрдән дә файдаланырга була, – ди бакчачы-блогер Эльмира Исхакова.
Чыганак: «Ватаным Татарстан»
Фото: Dizajn-sada.ru
Читайте нас: